Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

СВОдагы Булат Шәмсуллин: «Әнием... сезнең янда буласым килә!»

Математика укытучысы Илмира Шәмсуллина хәрби операциядә хезмәт итүче улы турында сөйләде.

Окоп шәмнәре ясаучы шәһәрдәшебез, 41нче мәктәпнең математика укытучысы Илмира Шәмсуллина зур шатлыгы белән уртаклашты. Аның улы Булат махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтып киткән.

Булат Шәмсуллин өлешчә мобилизациягә эләгеп, 2022 елның сентябрь аенда СВОга киткән иде. Моннан алда ул тугыз ай элек ялга кайткан булган. 

– Инде кабат китеп тә барды... Эх, вакыт дигәнең тиз үтә шул! Рәхәтләнеп үзенә карап, сөеп тә туеп булмады. Үзгәргән... Чын ир-ат булган! Тормышка карашы җитди, фикерләре төпле, әмма шундый ук мөлаем һәм ягымлы. Бу юлы кайтуында ял итәсем генә килә, артык кешеләрне күрәсем килми, гаиләм янымда булса, шул җитә дип кенә әйтте. Шуңа да туганнар белән дә очрашып булмады, – дип сөйләде Илмира Назыйфовна. 

Булат ике атна ял иткән. Шул вакыт эчендә Минзәләдә яшәүче әбисендә кунакта булып кайткан, хәрби медальләрен дә аңарда калдырган. Әнисенә исә үпкәләмәскә кушкан. 

– Минзәләдә Булатымның әтисенең әнисе яши. Ул да баламны бик сагына, көтеп ала... Әтисе Булатка 9 яшь вакытта үлгән иде, шуннан бирле әбисе белән улым арасында ниндидер үзгә җылылык. Мин исә моңа сөенәм генә. Минзәлә якларын бик якын итә улым. Ул шунда туды, үсте, мәктәптә укыды. Анда дуслары да күп.

Тик... көтеп алган ялында СВОда бергә хезмәт иткән иптәшен, якташын җирләргә туры килде улыма. Шундый авыр кичерде, аның өчен үзем борчылып беттем. Инде ул егетнең якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен! – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. 

Булат исә өй ризыкларын сагынып кайткан. Әбисе бәлешләр пешереп торган үзенә. 

– Улыма тәмле ризыклардан бигрәк гаилә белән булу мөһим. Әле шуңа игътибар иттем: душ керергә зарыгып кайткан. Көненә 3-4 тапкыр душка кереп, озак кына су астында басып торды. Аннары рәхәтләнеп йоклады.

СВОдагы хәлләр турында сорарга да кушмады, үзе дә сөйләмәде. Бары тик: «Әнием, беркемне дә тыңлама! Кеше әллә нәрсәләр сөйләр... Мин исән-сау, хезмәт итәм, янымдагы иптәшләр әйбәт егетләр!» – дип кенә әйтте. 

Үзе өйдә генә торам дисә дә, Чаллыдагы дуслары барыбер янына килделәр. Берничә көн алар белән булды: су буена барганнар, су кергәннәр, балаларча шаярганнар, – ди ана кеше. 

Беркая да барасым килми дисә дә, Булат әнисе Илмира ханым белән Чаллының 23нче санлы «Светлячок» балалар бакчасына да барган. 

– Сабыйларны бик ярата ул! Иртәдән үк ныклап әзерләнеп, хәрби киемнәрен киеп, тартма-тартма туңдырма алып, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янына китте. Безне анда көтеп торганнар. Сабыйлар улымны сырып алдылар: тотып карыйлар, хәрби киемнәрен сыйпыйлар. Үзләре дә хатлар язганнар, рәсемнәр ясаганнар, хәтта маскировка челтәрләре бәйләү өчен материаллар алырга акча да җыйганнар иде. Аллаһының зур рәхмәтләре яусын! – ди Илмира Назыйфовна.

Әнисе белән улы Тукай районы Сәет авылында да булып, анда да окоп шәмнәре ясаучы тырыш ханымнар янында кунакта булып кайтканнар. 

– Алар безгә бик булыша: ни кирәк дип кенә торалар. Бу юлы да күп итеп окоп шәмнәре ясап куйганнар иде. Без исә аларга рәхмәт йөзеннән балавыз эретә торган махсус аппарат бүләк иттек – алай эшләре тагын да тизрәк барачак. Шулай ук Сәет авылының уңган-булганнары солдатлар өчен үз куллары белән кулъяулыклар чиккәннәр, хәтта «Аллаһ сакласын!» дигән сүзләре дә бар иде, – дип сөйли әңгәмәдәшем. 

Бүген инде хәрби Булат Шәмсуллин үзе хезмәт итә торган частька барып җиткән. Барысы да тәртиптә дип хәбәр биргән. Киләсе ялы – сентябрьдә. 

– Бу юлы улымны гел җибәрәсем килмәде! Бик авыр булды... Мин аны беренче тапкыр 2022 елда да шулай куркып, авырлык белән озаткан идем. Бу юлы да шулай булды!

Булатымның хәлләре яхшы – бу иң мөһиме. Әле шушы көннәрдә генә видеошалтырату буенча аралашып алдык. Без ул вакытта авылда идек. Видеодан барысын да күрсәттем, дуслары да бик кызыксынып безнең ишегалларын карады. Булат бераз тынып калды да: «Эх, әнием... Сезнең янда буласым килә! Авылымны сагындым, кайтып килер идем! Анда минем гамьсез балачагым, яшүсмер чорым, матур яшьлегем, су буйлары, яраткан велосипедым һәм син – әнием... Синең хәтта бераз тавыш күтәреп: «Бакчаны кем утый?!» дип сораганнарыңа кадәр сагындым...» – диде. Боларга түзәргә ана йөрәгенә сабырлык һәм чыдамлык кирәк инде... Улым берүк исән-сау булсын! – ди әңгәмәдәшем.  

Хәзер инде Илмира Назыйфовна газизе белән кабаттан күрешүне түземсезләнеп көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев