Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы пляжында воркаут белән шөгыльләнәчәкләр

Воркаут - турниклар белән бәйле спорт төре.

Табеев исемендәге Яр буенда воркаут мәйданчыгы ясаячаклар. Инициатива белән әлеге спорт төре активистлары чыкты. Бүгенге көндә андый мәйданчык Гренада паркында гына бар. Яңа воркаут зонасы нинди булачак? Ни өчен аны пляжда ясарга телиләр? Бу хакта «Татарстанда воркаут хәрәкәте» җитәкчесе Айдар Фәхретдинов сөйләде.

 

– Гренада паркы һәм Табеев исемендәге яр буен төзекләндерү буенча тыңлауларда катнаштым. Анда без яр буенда воркаут мәйданчыгы ясарга теләвебезне белдердек. Воркаут - турниклар белән бәйле спорт төре. Күп кенә шәһәрләрдә андый мәйданчыклар нәкъ менә пляжларда урнашкан. Чөнки комда шөгыльләнү куркынычсыз һәм рәхәтрәк. Шәһәр җитәкчелеге теләгебезне хуплады. Яр буенда югары дәрәҗәдәге воркаут мәйданчыгы булачак. Парклар белән эшләү буенча тәҗрибәбез бар. Гренада паркын төзекләндергән Legato компаниясе белән яхшы хезмәттәшлек иттек. Шулай ук Казандагы Урам паркында да мәйданчыкны проектлауда катнаштык. Бу ике мәйданчык хәзер халыкара ярышлар уздырыла торган дөнья дәрәҗәсендәге территорияләр.

Безнең мәйданчыклар белән проблема шунда: аларны әзер килеш җитештермиләр, алар воркаутның барлык таләпләренә дә туры килмәскә мөмкин. Мондый мәйданчыкларда воркаутның күп кенә элементларын өйрәтеп тә булмый. Җитмәсә, куркынычсыз да түгел. Legato компаниясе белән без бу проблеманы хәл итә алдык һәм яхшы мәйданчыклар булдырдык.

Белгәнемчә, спорт зонасын ясау Табеев исемендәге яр буен төзекләндерүнең чираттагы планына кертелде. Шунысы сөендерә: бездә үтенечләрне ишетәләр һәм аларны мөмкин кадәр тормышка ашырырга тырышалар. Соңгы вакытта шәһәрдә барлыкка килгән яки ремонтланган паркларны гына алыйк. Барысы да куркынычсыз, рәхәтләнеп гаилә белән ял итеп була. Өстәвенә оригиналь дә. Соклану хисе уяталар.

Мин ЗЯБ бистәсендә яшим. Мөмкинлек булганда гаиләбез белән Бибишев исемендәге паркка барабыз. Андагы халыкның күплелеге! Яше дә, карты да шунда. Бер сүз белән – тормыш кайный. Балалар мәйданчыклары, янәшәдә генә яшүсмерләр волейбол уйный, театр каршындагы территориядә мультипликацион фильмнар, әкиятләр күрсәтәләр. Хәзер театр артистлары да спектакльләр белән чыга башлады. Спорт мәйданчыкларындагы турникларда 10-12 яшьлек егетләр шөгыльләнә. Безнең проект исә нәкъ менә шундый яшьләр өчен актуаль булачак. Алар профессиональ дәрәҗәдә воркаут белән шөгыльләнә алачак, – диде Айдар Фәхретдинов. 

Фотолар «FreeUP Команда по уличной гимнастике/Татарстан» ВК төркеменнән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев