Танылган юмор остасы вафат
Ул бер ел рак белән көрәште.
24 декабрьдә 55 яшендә юмор остасы Александр Пономаренко вафат булды. Игезәк-артистларның берсе 1 ел дәвамында яман шеш авыруы белән көрәште. Бу хакта үз Телеграм-каналында танылган алып баручы, журналист Андрей Малахов хәбәр итте.
Бер ай элек юморист Малаховның тапшыруында төшкән иде. Хәле мөшкел булса да, бирешмәячәген әйтте.
Пономаренко ун химиотерапия курсы гына узган булган. Авыруын ул озак вакыт хәтта игезәк абыйсы Валерийдан да яшереп килгән.
Фото: пресс-служба канала Россия 1
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев