Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәрбияче абый

Бүген, 27 сентябрь, Тәрбиячеләр көне. Чаллыда әлеге һөнәрне үз итүче ир-егетләр дә бар.

Әйе, ничек генә гаҗәп тоелса да, Чаллыда әлеге җаваплы һөнәрне үз иткән ир-егетләр дә бар безнең. Һәм аларның барысы да диярлек шәһәребезнең иң алдынгы белем йортларының берсе 79нчы малайлар лицей-интернатында хезмәт куялар. Интернат булгач аңлашыладыр ки, биредә балалар атна дәвамында торып, кунып укыйлар. Көндезләрен алар укытучылар белән белем ташын кимерсәләр, дәрестән тыш вакытларын тәрбияче абыйлары белән үткәрәләр. Бүген сезне әнә шундый абыйларның берсе – Кәрим Мифтахов белән таныштырырга булдык. Ул безгә һөнәренең үзенчәлекләре, ир-ат балаларны тәрбияләү алымнары, ата-аналар белән уртак тел табу ысуллары хакында сөйләде.   

– Кәрим, иң элек үзең белән таныштыр әле?

– Миңа 19 яшь. Тумышым белән Чаллыдан. 5нче сыйныфка кадәр Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә белем алдым. 6нчы сыйныфтан, әтием киңәше буенча, бирегә – 79нчы малайлар лицеена килдем. Заманында ул үзе дә нәкъ менә әлеге белем йортын тәмамлаган. 11нче сыйныфтан соң Чаллының педагогия университетына укырга кердем. Киләчәктә математика һәм информатика укытучысы булырга җыенам. Быел инде икенче курска күчтем. 

– Ни рәвешле тәрбияче булып эшли башладың? 

– Укуны тәмамлаганда җитәкчелектән биредә эшкә калыйм әле дип сорадым. Чөнки миңа балалар белән эшләү, төрле чаралар оештыру, һәрвакыт күз уңында булу ошый. Лицейда коллектив та бик яхшы. Монда башка бер мәктәптә дә булмаган үзгә бер дөнья. Һәм минем бу дөньядан бер генә дә аерыласым килмәде. Өстәвенә, эш графигы да уңайлы. Бирегә мин уку йортында дәресләр беткәч кенә киләм. Диплом алганчы балалар белән эшләргә исәп тотам.

– Монда лицейны тәмамлаучылар гына тәрбияче булып эшли аламы?

– Нигездә шулай. Безнең системаны тамырдан белгән егетләргә өстенлек бирелә. Чөнки алар инде еллар дәвамында педагоглар күз алдында булган, холык-гадәтләре сыналган, тикшерелгән, ышаныч яулаган. Бик сирәк очракта гына, киңәш-тәкъдим белән, читтән дә алырга мөмкиннәр. 

– Үзеңә йөкләнгән бурычлар хакында да сөйләп кит әле. Тәрбияче абый ниләр эшләргә тиеш?

– Интернат булгач, укучылар бездә атна дәвамында диярлек өйләренә кайтмый, торып укыйлар. Шуңа да дәрестән тыш вакытларын алар мөмкин кадәр файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә тиешләр. Без нәкъ менә шуның өчен тырышабыз. Төп эшебез кичке алтыдан соң башлана. Сыйныфларда өй эшләрен ясап бетергәч, малайлар белән төрле өстәл уеннары оештырабыз,  спорт сәгатьләре үткәрәбез. Баскетбол, волейбол, футбол уйныйбыз. Ачык һавадагы мәктәп мәйданчыгында да шөгыльләнәбез. Теләгән кешегә тренажер залы да эшли. Аннары инде интернат бүлмәләрендә чәй табыны артында үткән көнгә йомгак ясыйбыз. Яңалыклар белән бүлешәбез. Шунда ук әхлак һәм әдәп темаларына чыгышлар да ясыйбыз. Әти-әнигә, өлкәннәргә, дус ишләргә хөрмәт күрсәтү, үзеңне чисталыкта тоту, яхшы гамәлләр кылу, куйган максатларга ирешү кебек бик күп тәрбияви темаларга сөйләшәбез. Шулай шаярып-көлеп, җиңелчә генә итеп, үтә дә мөһим кыйммәтләрне балалар күңеленә сеңдерәбез. Төнге унда инде без балаларны яткырабыз. Алар сыйныф зурлыгындагы бүлмәләрдә, ике катлы караватларда йоклыйлар. Иртәнгә кадәр алар янында безнең булышчыларыбыз (башканнар) була. Сәгать җидедә малайлар торып юына, киенә һәм дәресләргә кереп китә. 

– Кәрим, сез эшегездә кемнәрнең тәҗрибәсенә таянасыз? 

– Иң элек, әлбәттә, безгә кадәр булган тәрбиячеләрнең алымнарын кулланабыз. Алар инде еллар дәвамында кабатланып, тапшырылып килгән сыналган ысуллар. Шулай ук укытучыларыбыз да үз киңәшләрен бирә. Аннары үзем дә булачак педагог бит. Бу темага төрле китаплар укыйм. 

– Малайлар тәрбияләүдә үзең кайсы алымнарны нәтиҗәле дип уйлыйсың?

– Иң мөһиме – малай кеше ир-ат тәрбиясе алырга тиеш. Чөнки көчле затлар баланы азрак иркәләү аша үздисциплинага, тәвәккәллеккә, мөстәкыйль булырга өйрәтә. Бездә интернатта да балалар күп нәрсәне үзләре башкаралар. Бүлмәләрен җыештыралар, урыннарын җыялар, өс-башларын карыйлар, өй эшләрен ясыйлар. Егет кеше әти-әнисе куышында, уңайлы шартларда, әзергә-бәзер булып кына ятса тормышка яраклаша алмый. Ул төрле катлаулы хәлләрдән, конфликтлардан да чыга белергә тиеш. Чөнки ул киләчәктә гаилә тоткасы буласы кеше. 

– Конфликтлар дигәннән, малайлар еш кына бер-берсе белән «сөзешеп» алырга да яраталар. Андый очракларда нишлисез?

– Мин алар белән аерым калып, күзгә-күз карап сөйләшәм. Бәхәсне йодрыклар белән генә түгел, сүзләр белән дә хәл итү мөмкинлеген аңлатам. Мондый сөйләшүдән соң алар хаталарын аңлап, кул кысышып аерылышалар. Бик шуклансалар, тынычлану өчен отжимание, приседание кебек физик күнегүләр дә ясап алалар. Гомумән, малайларны тәрбияләүдә бераз кырыслык та кирәк. Йомшаклыгыңны сизеп алсалар, алар сине хөрмәт итмәячәкләр, сүзеңә колак салмаячаклар.  

– Ә, гомумән, малайларның хөрмәтен яулау өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

– Иң элек һәр баланың кызыксынуын белү мөһим. Минем карамактагы 7нче сыйныфта 25 бала бар. Һәркайсының хоббиен, ни белән мавыкканын белеп торам. Кемдер футбол ярата, кемдер шахматны үз итә, кемдер компьютер уеннары остасы. Шуңа ара-тирә үземә дә футболист та, шахматист та, геймер да булырга туры килә (көлә). Бу уртак кызыксынулар үзара мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыта, берләштерә. Балаларга мөмкин кадәр якын булырга, үзеңә дә бала була белергә кирәк. Борын чөереп, боерык биреп кенә хөрмәткә ирешеп булмый.  

– Малайлар сезгә кем дип дәшә?

– Бездә инде башка мәктәпләрдән аермалы буларак бер кагыйдә бар. Үзеңнән ике сыйныфка өлкән укучыга да, без тәрбиячеләргә дә балалар «абый» дип эндәшергә тиеш. Бу, беренчедән, үзеңнән зурракларга хөрмәт тәрбияләү ысулы булса, икенчедән, бер-береңә тагы да якынаю мөмкинлеге. 

– «Уф, туйдым. Арыдым, китәм» дип әйткән чаклар да буламы? Бала карау бит ул гаять авыр һәм җаваплы эш. Бигрәк тә ир кешегә.

– Сер түгел, баштарак андый уйлар булды. Тик инде хәзер, хезмәтемнең нәтиҗәсен күргәч, киресенчә, дәртләнеп эшли башладым. Узган ел 6нчы сыйныфка тәрбияче булып килгәч, малайлар башта бераз киреләнеп хәтерне калдырган иде. Быел инде танымаслык булып үзгәргәннәр. Ни генә әйтсәм дә, нинди генә эш кушсам да: «Абый, мин, мин», – дип ыргылып торалар. Бу бит безнең ел буена алып барган тәрбия эше нәтиҗәсе. Димәк, без дөрес юлдан барабыз. 

– Кәрим, тәрбияче абый буларак ата-аналарга ни әйтер идең?

– Балаларны, бигрәк тә малайларны, мөстәкыйль булырга өйрәтергә кирәк. Булдырамы-юкмы эшләп карасын, үзенә ышанып эш тапшыруларын тойсын, үзенең мөһимлеген аңласын. Аннары инде үзең дә аңа үрнәк булырга тиешсең. Бала ул ата-ананың көзгесе, шуны онытмаска кирәк. 

– Бүген, 27 сентябрьдә, тәрбиячеләр көнен билгеләп үтәчәкбез. Сине дә бу көнне котлыйлармы?  Мин – тәрбияче дип әйтергә кыенсынмыйсыңмы? Без бит инде хатын-кыз тәрбиячеләргә генә күнеккән.

 – Әлбәттә, дус-ишләрем, якыннарым тәбрикли. Котлауларны бик рәхәтләнеп кабул итәм (көлә). Малайларым да бу көнне кәнфит, шоколад бүләк итә, ата-аналар да җылы теләкләрен ирештерә. Кыенсынуга килгәндә, эшләвеңнән түгел, эшләмәвеңнән кыенсынырга кирәк. Мин бүгенге көндә үземә җитәрлек хезмәт хакы алам. Эшем белән бик горурланам. Дусларым да һөнәрем турында бик кызыксынып, йотлыгып тыңлыйлар. Араларында интернат сүзен генә дөрес аңламаучылар бар. Аны еш кына авыр холыклы балалар тәрбияләнүче учреждение белән бутыйлар. Безнең математика, физика һәм информатика юнәлешендәге лицейга исә, киресенчә, иң сәләтле балаларны гына сайлап алалар. Узган уку елы нәтиҗәләре буенча, без иң алдынгы мәктәпләр рейтингында икенче урынга чыктык. Монда, билгеле, без тәрбиячеләрнең дә өлеше бардыр дип уйлыйм. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев