Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төбәк халыклары милли мәдәниятләре һәм әдәбиятлары фестивале

Һәр мәйданчык тематик китап күргәзмәләре белән үрелеп барачак.

16 февральдә  Үзәк  китапханәдә «Многоликие Челны» дип исемләнгән VIII Төбәк халыклары милли мәдәниятләре һәм әдәбиятлары фестивале узачак. Аны  китапханәнең туган якны өйрәнү бүлеге «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты белән берлектә оештыра. Фестивальдә  Чаллыда ә яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашачак.

12:00 сәгатьтә Үзәк шәһәр китапханәсенең актлар залында фестивальнең тантаналы ачылышы була. Тамашачылар игътибарына халык көнкүреше әйберләре күргәзмәсе һәм татар кухнясы, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Һәр мәйданчык тематик китап күргәзмәләре белән үрелеп барачак. Шулай, «Халык уен кораллары яңгырый» дигән мәйданчык үз кунакларын китапханәнең әдәби – туган якны өйрәнү музеенда каршы алачак. Биредә музыка уен кораллары иленә сәяхәт кылырга мөмкин булачак. «Әдәби кунакханә»дә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы, философ, драматург Рафис Сәлимҗанов белән очрашу узачак. Шулай ук шәәһрдәшләр «Шәһри Чаллы» газетасы мөхәррирләре белән дә аралаша алачаклар. Халык һөнәрчелеге күргәзмәсен күрү, пыяла һәм милли курчаклар ясау буенча мастер-классларда катнашу безнең төбәк һөнәрләренә багышланган «Алтын куллар» мәйданчыгында мөмкин булачак. Китапханәнең абонемент бүлегендәге «Барлык халыкларның дуслыгы һәм күңел бердәмлегендә» мәйданчыгында катнашучылар төрле халыкларның борынгы китаплары белән танышырга мөмкин булачак.

Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният фестиваль наш дом - татарстан әдәбият