Гөлзада Рзаева рәхмәт әйтә
Кемгә? Ни өчен?
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллының мактаулы гражданы Гөлзада Рзаева быел да үзенең туган көнендә тамашачыларны «Энергетик» мәдәният сараена «Көзләрдә дә язлар кабатлана» исемле концертка җыйды. Ул Чаллы мәдәниятенә 50 ел хезмәт итә. Шәһәр мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Аның инициативасы белән шәһәребездә 30дан артык якташлык җәмгыяте эшләп килә, ел саен Үзәк урамда төп Чаллылар бәйрәме, паркта, иҗтимагый киңлекләрдә гармунлы, җырлы бәйрәмнәр уза.
Гөлзада Рзаеваны Чаллының «тере» тарихы, «аяклы энциклопедиясе» диләр. Ул шәһәрне, автогигант төзегән кешеләрне, мәдәният һәм сәнгать кешеләрен яхшы белә. Һәрберсен матур гамәлләре белән искә алып, исемнәрен киләчәк буыннарга тапшырырга тырыша. Тормышында авырлыклар күп күрсә дә, төшенкелеккә бирелми.
Концертта Гөлзада ханым ярдәме белән сәхнәгә чыгып, бүгенге көндә уңышлы иҗат итүче җырчылар: Габидулла Хөрмәтуллин, Илгизәр Мортазин, Нияз Хәмәтшин, Лилия Букеева, композитор Илгиз Закиров, баянчы Фәнилә Салихова җыр-моңнары аша аңа хөрмәтләрен белдерделәр.
Кичәдә озын-озак нотык сөйләүчеләр булмады диярлек. Шәһәр хакимиятендә һәм башка урыннарда җитәкче булып эшләгән Фәйрүзә Мостафина бик тә төгәл һәм матур итеп үзенең фикерен ирештерде. Гөлзада Рзаевадан күп нәрсәгә өйрәнүен әйтте.
«Гөлзада Мөхәммәтовна язмыш биргән дәресләрне дөрес кабул итеп, беркайчан да байлык артыннан кумыйча, кешеләргә күңел җылысын биреп, ярдәм итеп яши. Тормыш сынаулары аның рухын сындыра алмады. Ул бик күпләргә үрнәк, көчле кеше», – диде.
Концерт көзге салкын кичне җылытты дисәм дә ялгыш булмас. Ул җылы, дустанә шартларда үтте.
Элеккеге хезмәттәшебез, журналист Ләйсән Ханова да фикеремне хуплады.
«Рәхәт итеп ял иттем. Яшьлегемә кайткандай булдым. «Шәһри Чаллы»да эшләгәндә «Гөлзада хәтирәләре» рубрикасын алып барган идем. Ул һаман да шулай матур, күкрәктән кайнап чыккан көр тавышлы, телендә – Чаллы, Үзәк урам, Элеватор тавы... Туган көнендә үзе турында түгел, кешеләр турында сөйли. Сәхнәдә берәм-берәм ул күтәргән, ул булышкан, ул җитәкләп барган җырчылар һәм иҗат кешеләре бер-берсен алыштыра. Залда исә алма төшәр урын да юк. Мәҗбүри китерелгән кешеләр түгел – «Гөлзада» дип килүчеләр монда! Уйланырлык, сокланырлык, омтылырлык! – диде ул. – 3 сәгать дәвамында бер тында узган бу кичә күпме кешегә яшәү дәрте, ныклык өстәгәндер, күпме җылы биргәндер... Гөлзада апаның үзенә дә бик рәхәт булгандыр».
Әйе, тамашачылар кебек, Гөлзада ханым үзе дә әлеге кичәдән канәгать булып калды. Дусты, баянчы Фәнилә Салихова белән «Картаямени соң йөрәк?» җырын җырлаганнан соң, зал аны көчле алкышларга күмде.
«Тамашачыларыма, чәчәкләр һәм бүләкләр алып килгән хезмәттәшләремә, дусларыма бик рәхмәтлемен. Мине хөрмәт итеп, яшәргә көч биргән җитәкчеләргә дә ихтирамым зур. Киләчәктә дә бергә ярдәмләшеп яшәргә язсын», – дип кабаттан очрашуларга кадәр шәһәрдәшләр белән саубуллашты ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев