Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР атказанган артисты Илнур Гомәров: «Туфаныбызның өч телдә язылган китабы чыгачак»

Татар, рус, инглиз телләрендә язылган «Туфанитта маҗаралары» җыелып беткән, иллюстрацияләре инде әзер. Тиздән ул яшьтәшләренә барып ирешәчәк.

Татарстанның атказанган артисты, популяр алып баручы Илнур Гомәровның талантлы шәхес икәнлеген күпләр беләдер. Ә менә аның үрнәк гаилә башлагы, әти-әнисенең горурланырлык улы, балаларының яраткан әтиләре булуын белүчеләр аздыр.  

Илнур шәһәрдә туып-үскән. Шуңа да карамастан, ул татар телен дә, рус телен дә камил белә. Төрек, инглиз телләрендә дә сөйләшә ала. Хәер, бүгенге заманда чит телләр өйрәнү кыен түгел, ә менә туган телне саклап калу авыр. «Гаиләдә үзеңнең туган телеңдә сөйләшсәң, барысы да яхшы була. Әти-әнием безнең белән өйдә гел татарча сөйләштеләр. Аңа карап тормышта югалмадык. Имтиханнарны да уңышлы тапшырып, берничә югары уку йортына кабул ителдек. Институтта да сынатмадык, кызыл диплом алып чыктык. Үзебез әти-әни булдык. Улларыбызны татар шәхесләре үрнәгендә тәрбияләргә тырышабыз. Туфан белән Рифат татарча шигырь сөйләп, республика, шәһәр бәйгеләрендә җиңделәр. «Энҗе бөртекләре» ансамблендә җырлыйлар да», – ди Илнур.

Илнур белән Олеся беренче улларына татарның бөек шәхесе, драматург, язучы Туфан Миңнуллин, олпат язучы Хәсән Туфан, режиссер Туфан Имаметдинов һәм башка Туфаннарның уңышлы һәм тәртипле булуын күз уңында тотып, Туфан исеме кушканнар һәм ялгышмаганнар. 

–  Улыбызның теле татарча ачылды, чөнки без гаиләдә гел татарча сөйләшәбез. Туфаныбыз дүрт яшьтән инглиз телен дә өйрәнә башлады. Шул яшеннән аның әдәби сәләте ачылды, хикәяли башлады. Аның сөйләгәннәрен башта үзебез язып бардык, алты яшеннән компьютерда җыя башлады, – ди Олеся Гомәрова. «Алма агачыннан ерак төшми», – диләр бит. Туфан әтисе йөргән сукмаклардан йөреп, 21нче мәктәпнең беренче сыйныфын гел бишле билгеләренә генә тәмамлаган. 2нче музыка мәктәбендә дә әтисенең педагогы Владислав Лычак классында баянда уйнарга өйрәнә. Туфан сольфеджио һәм башка музыкаль фәннәрдән дә яхшы укый. 21нче мәктәптә татар сыйныфында белем ала. «Укытучыбыз Айгөл Буриева балаларыбыз белән татарча сөйләшә. Без аңа рәхмәтлебез», – ди Олеся ханым. 

Гаиләдә татарча сөйләшүе, татар сыйныфында укуы Туфанның белемгә омтылуына бер дә комачауламаган. Ул рус теленнән диктантларны хатасыз язучы бердәнбер укучы икән. Туфан Гомәров сентябрьдән алып майга кадәр төрле олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулап, үзе укыган мәктәбен данлый.

Туфан балалар театр сәнгате мәктәбенең дә татар сыйныфына йөри. Остазлары, автор-башкаручы Зөлфия Тимирова аны сәхнәдә үзеңне тотарга, шигырьләрне интонацияле укырга өйрәтә.  

Әдәбиятка гашыйк малайның тиздән китабы чыгачак. Татар, рус, инглиз телләрендә язылган «Туфанитта маҗаралары» җыелып беткән, иллюстрацияләре инде әзер. Тиздән ул яшьтәшләренә барып ирешәчәк. 

Туфан бик оста йөзүче дә икән. Бассейнда, хәтта диңгезләрдә дә куркымыйча йөзә. Балык тоту – аның яраткан шөгыле. «Бабайлар белән дә, әти белән дә балыкка йөрергә яратам. Зур балыклар да эләктерәм», – ди ул. 

Рифат та абыйсыннан калышмый. Бергәләп шигырь, җыр бәйгеләрендә, концертларда катнашалар. Аның да грамоталары һәм призлары җитәрлек инде. Бер елдан соң, абыйсы артыннан, 21нче мәктәпнең татар сыйныфына укырга керәчәк. Бик тырыш, булдыклы малай. Әти-әнисе әйтүенчә, ул ике яшеннән ике тәгәрмәчле велосипедта оста йөри башлаган, биергә бик ярата икән. Укый-яза белә, абыйсы белән өй эшләрен дә эшлиләр. Хәзер тапкырлау таблицасын өйрәнә башлаган. Әти-әнисе аның да мәктәптә яхшы укыячагына ышана.

Татар теленә, мәдәниятенә гашыйк һәм милләтебезгә хезмәт итүче Олеся һәм Илнур Гомәровларның күркәм гаиләсендә чын татар егетләре үсә. Алар акыллы, белемле һәм талантлы булулары белән киләчәктә дә әти-әниләренең горурлыгы булырлар. 

Зөлфия ГАЛИМ.  
Фото гаилә архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбият