Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР Дәүләт Советы депутаты Чаллыда инвалид баланы кыйнау очрагын үз контроленә алды

Telegram-каналларның берсендә инвалид энесен кыйнаган яшүсмерләрнең шәхесен ачыклауда ярдәм сорап, бер шәһәрдәшебез пост урнаштырган иде.

“КАМАЗ”ның профсоюз комитеты башлыгы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов Чаллыда 12 яшьлек инвалид баланы кыйнауга бәйле хәлне үз контроленә алган. Бу хакта ул социаль челтәрендәге сәхифәсендә белдергән.

Исегезгә төшерәбез, ай башында Чаллы Telegram-каналларының берсендә инвалид энесен кимсеткән яшүсмерләрнең шәхесен ачыклауда ярдәм сорап, бер шәһәрдәшебез пост урнаштырган иде. Аннан мәгълүм булганча,  56нчы мәктәпнең футбол кырында 13-14 яшьлек биш малай 12 яшьлек инвалид баланы кыйный. Башына туп белән тибә. Моннан тыш аны чишенергә мәҗбүр итеп, фотога һәм видеога төшерә. Акча алып килмәгән очракта фотолар интернетта таралачак, дип куркыта. 

Җирле телканалларның берсе хәбәр итүенчә малай хәзер мәктәпкә барырга да курка. Бу хакта журналистларга малайның әбисе сөйли.

Боларның барысын да исәпкә алып, Илдар Шамилов республика Тикшерү комитетына депутат соравын юллаган. “Бу эшне, һичшиксез, ахырына җиткерәчәкмен. Әлеге гаиләне һәм малайны ярдәмсез калдырмаячакмын”, – дип белдергән.

фото: Фото: "Вести КАМАЗа"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев