Туберкулездан – дару
Россиядә туберкулез авыруын 2030 елда җиңәргә җыеналар. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова сөйләде. Тюберкулез инде ничә еллар дәвамында кеше гомерен кыскартучы авыруларның берсе булып тора. Бүгенге көнгә кадәр әле аны җиңә алырдай дарулар уйлап табылмаган.
Вероника Скворцова сүзләренә караганда, бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә нәкъ менә әлеге авыру һәм аны җиңү юллары турында сөйләшәчәкләр. Утырыш вакытында, бу куркыныч чирне дәвалаучы препаратлар уйлап табу-тапмау да хәл ителәчәк. Уңай карар кабул ителгән очракта, 2030 елга кадәр, туберкулез авыруыннан дәвалап була торган дарулар өстендә ныклап эшләнеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев