Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы таналары чибәрлек бәйгесендә катнашты

Сыер яки таналарның матурлыгын аяклары, тояклары, башлары, койрыклары - 20гә якын шарт буенча бәялиләр.

Казанның “Казан Экспо” үзәгендә бу көннәрдә “Агроволга” халыкара агросәнәгать күргәзмәсе эшли. Анда илебезнең төрле хуҗалыкларыннан 400 дән артык компания үз эшчәнлеге белән таныштыра. Бу чара кысаларында сыерлар арасында “Агроволга чибәре” дип аталган матурлык бәйгесе үткәрелә. Тукай районының данын Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктан хендлерлар -тәҗрибәле терлекчеләр Гүзәл Газетдинова белән Михайл Силин таналары яклады. 

“Бәйгедә катнашучы малларны махсус белгечләр сайлап алды. Сыер яки таналарның матурлыгын  аяклары, тояклары, башлары, койрыклары - 20гә якын шарт буенча бәялиләр. Безнең таналар әле бозауламаган, голштин токымлы. Без аларны карап, ашатып, асларын чистартып торабыз, бәйге вакытында  хендлер, ягъни озатып баручы буларак подиумга чыгарабыз. Маллар үзен тыныч тотты, алар монда рәхәтләнеп ял итә, вентилятор астында җилләнеп ята” дип уртаклашты Гүзәл Газетдинова.

Быел иң матур һәм тыңлаучан сыер исемен Кукмара районының “Урал” хуҗалыгына тапшырдылар.  Ә былтыр Гүзәл Газетдинованың сыеры “Арт аяклар” номинациясендә җиңү яулаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев