Тукай районының югалган кешесе үле килеш табылган
Соңгы тапкыр ир-атны Иске Байлар авылында күргән булганнар.
Татарстанның Тукай районында берничә көн элек югалган 44 яшьлек Сергей Иванович Пиминовны эзләү дәвам итте. Соңгы тапкыр ир-атны Иске Байлар авылында күргәннәр.
Аның кайда булуы 19 августтан бирле билгеле түгел иде. Кичә "Лиза Алерт" эзләү отряды төркемендә ир-ат табылган, әмма һәлак булган, дигән хәбәр пәйда булды. Үлем сәбәбе әйтелми.
Югалган ир-атны эзләү турында "Шәһри Чаллы" газетасының сайтында биргән идек. Тулырак: http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/yar-challyda-yugalgan-ber-ir-atny-ezlilr
Фото: ria.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев