Яр Чаллыда югалган бер ир-атны эзлиләр
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда югалган бер ир-атны эзлиләр

Аны соңгы тапкыр Тукай районының Иске Байлар авылында күргәннәр.

Татарстанның Тукай районында 44 яшьлек Сергей Иванович Пиминов югалган. Аның кайда булуы 19 августтан бирле билгеле түгел. Соңгы тапкыр ир-атны Иске Байлар авылында күргәннәр. Ул Чаллыда да булырга мөмкин.
Сергейның буе 175 см, ул ябык гәүдәле, коңгырт чәчле, зәңгәр күзле.
Кара-соры спорт кофтасы, зәңгәр джинслар һәм сланецлар кигән булган, үзе белән ак пакет булган.
Югалган ир-ат турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәркемгә 8(800) 700-54-52 номеры буенча шалтыратырга сорыйлар (шалтырату бушлай).

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


югалу

Нет комментариев