Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Украиннар өчен вакансияләр ярминкәсе үтте - ФОТОЛАР

«Жемчужина» санаториенда һәм «Камазжилбыт»та Украинадан мәҗбүри күчеп килгәннәр өчен вакансияләр ярминкәсе үтте. Биредә эшкә яраклы 142 кеше. Аларның 108е эшләргә теләк белдерде, шуларның 13е пенсионерлар. Ярминкәгә 15 эш бирүче килде. Алар арасында «КАМАЗ» ГАҖ, «Хайер» заводы, «Сатурн», «Татпроф» предприятиеләре һәм шәхси предприятиеләр.

–  Башта Украинадан килгән һәр кеше белән сөйләштек. Вакансияләр ярминкәсенә, кешеләрнең ихтыяҗларыннан чыгып, эш урыннары тәкъдим итә алырлык предприятиеләрне чакырдык, – ди «Россия эше» кадрлар үзәге директоры вазифаларын башкаручы Жанна Хайрова. – Бүген биредә 1100 вакансия бар. Болар – слесарь, наладчик, ялланган эшчеләр, ЭВМ операторы, кладовщик, диспетчер. Хезмәт хаклары 25 мең сумнан 65 мең сумга кадәр. «КАМАЗжилбыт»та «Домкор Стройиндустрия», «Спецодежда», «Школьная мода» фабрикасы һәм бер шәхси компания эш тәкъдим итә. 

Эш бирүчеләр Украинадан күченгән кешеләрне торак белән дә тәэмин итәргә әзер. 

– «КАМАЗ» заводы үсә, җитештерү күләме арта, безгә эшче кадрлар бик кирәк. Бүген без барлык теләүчеләрне дә эшкә алырга әзер. Аларга шәһәребездә калсыннар өчен бөтен шартларны тудырачакбыз: тулы социаль пакет тәкъдим итәбез, ашатуга, транспортта йөрүгә өлешчә компенсация дә булачак. Балалар лагерьларда ял итәчәк. Гражданнарны үз предприятиебез исәбенә укытырга да әзер. Бу вакытта да аларга хезмәт хакы түләнәчәк, – ди «КАМАЗ» ГАҖнең рекрутинг методологиясе бүлеге башлыгы Светлана Падас. 

Шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре Украинадан мәҗбүри күченеп килүчеләрне документсыз да эшкә алырга әзер. 
Дмитрий Ковпак Мариупольдә кладовщик булып эшләгән, аның хатыны Анастасия Шалаева – бухгалтер ярдәмчесе. 
– Шәһәрегез бик ошады, ул бик матур, кешеләре дә ярдәмчел. Урамнарда  йөрдек, трамвайларыгыз бик ошады. Без монда калырга әзер, чөнки фатирыбыз янды. Украинада ай буе подвалда яшәдек. Өч яшьлек кызыбызга ашарга калдыра идек, үзебез печенье белән суда тордык, – ди Анастасия Шалаева. 

Оксана Лысенкога 39 яшь. Мариупольдә ул стропальщик булып эшләгән. Ире Владислав – токарь. 
– Ике йортыбыз бар иде, икесе дә янды. Хәзер инде кайтасы да, искә төшерәсе дә килми. Вакансияләрне карадык, кайберләре бик ошады. Дүшәмбе кою заводына барып кайтырга җыенабыз. Эшкә урнашырбыз дип өметләнәбез, – диләр ирле-хатынлы Лысенколар.

Светлана Сидоренко исә тимер юл транспорты системасында хезмәт куйган. Чаллыга ул берүзе килгән, ире, кызы һәм оныгы Мариупольдә калган. Берничә көн элек ул аларның исән икәнлеген белгән. Кызганычка каршы, күңелсез хәбәр дә алган – әнисе үлгән.

– Кичә генә әйттеләр, март ахырында ук Волноваха шәһәрендә җирләгәннәр аны. Подвалда ачлыктан һәм салкыннан үлгән, – дип сөйли күз яшьләре аша Светлана. – Мин көн аралаш аның янына электричка белән йөри идем. Без Мариупольдә яшәдек. Подвалда качып утырдык, ирем чыгып карарга уйлады, ләкин машинасы белән атышка эләкте. Гаиләм белән күрешә алмадым. Айдан артык алар белән элемтә булмады. Чаллы турында ишеткәнем бар иде. Гаиләм дә монда булса, күченү турында уйлар идек. Тик хәзер өемә, гаиләм янына кайтасым килә. Ничек булса да, торгызыр идек әле. 

39 яшьлек Федор Лещенконың исә Чаллы турында ишеткәне дә булган. 

– Мариупольдә «КАМАЗ» машинасында йөрдем, аларны ремонтларга да булыштым, запчастьларын алыштырдым. Шуңа күрә шәһәрегез турында азмы-күпме беләм, – ди ул. 

Федор Татарстанга гаиләсе белән килгән. Хатыны Ирина механик. Уллары – 16 яшьлек Илья һәм 10 яшьлек Дмитрий да үзләре белән.  

– ЭВМ операторы белгечлеге буенча металлургия техникумын тәмамладым. Башка белгечләрне дә үзләштердем –  газ белән кисүче, электромонтер, металлоконструкцияләр җыючы. «Азовмаш» заводының төрле цехларында эшләдем. 40 мең сумга якын хезмәт хакы алдым. КАМАЗда да якынча шундый хезмәт хакы булыр дип ышанам, – ди Федор.

Мариупольдә ул яшәгән күпкатлы йортның түбәсе җимерелгән, стеналары да юк. Федорның әйтүенчә, былтыр гына фатирларында ремонт ясаган булганнар. 

– Анда кайтып торырга фатирыбыз юк. Чаллыда яшәргә калырга исәп. Акча эшләп, балаларның киләчәге турында уйларга кирәк. Малайларыбыз яшь техник түгәрәгенә йөреп, программалаштыру, ракета төзү, модельләштерү белән шөгыльләнәләр иде. Монда да үзләренең яраткан шөгыльләрен дәвам итүләрен телибез, – диде ул.  

P.S. Дүшәмбе көнне хакимияттә үткән эшлекле киңәшмәдә хәбәр итүләренчә, ярминкәдә 109 украинлы үзләренә кирәкле юнәлешләрне сайлаган. Вакансияләр ярминкәләре алга таба да дәвам итәчәк. Эшләргә теләгән һәр кешене эшкә урнаштырганчы бу ярминкәләр даими уздырылып торачак. әүче кешеләр эш белән тәэмин ителгәнчегә кадәр үткәреләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев