Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укучылары БДИны 100 баллга бирә

Илизә Зыязетдинова дәресләрдә укучыларны тарих дөньясына алып кереп китә. Апрельдә үткән семинарда ул чит мәктәпнең 10нчы сыйныфында «Дөнья икътисады» дигән темага җәмгыять белеме буенча ачык дәрес һәм дәрестән тыш чара күрсәтте.

Илизә Миннезаһировна – югары квалификацияле укытучы. Хәзерге вакытта Чаллының 56нчы мәктәбендә балаларга белем бирә. Аның эш тәҗрибәсе 32 ел. 1997 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап мәктәпкә эшкә керә. Бүгенгә кадәр үз һөнәренә тугры. Хезмәтендәге югары күрсәткечләре өчен 2021 елда ул Чаллы мәгариф учреждениеләренең иң яхшы җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре Мактау тактасына кертелде.

Илизә Зыязетдинованың укучылары һәр елны тарих, җәмгыять белеме, хокук фәннәре буенча бөтенроссия олимпиадасының муниципаль турында призлы урыннар яулыйлар. Былтыр 11нче сыйныф укучысы Анастасия Позднева тарих буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйды. Бу уңышларга ирешү өчен укытучыга балалар белән бик күп эшләргә, аларны үз фәнеңә тарту өчен күп көч куярга кирәк. 

– Замана таләбе шул: теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Бу яктан Илизә Миннезаһировнаның дәресләрен үрнәк итеп куярлык, – ди аның турында мәктәп директоры Рәмзия Зәйнуллина. – Ул иҗади эшләүче укытучыларның берсе. Укытучы тарих дәресендә укучыларда гаҗәпләнү, кызыксыну, шатлык, көенеч, мәхәббәт һәм нәфрәт кебек сыйфатлар уята ала. Аның укучылары, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар. Балалары актив, аралашучан, тәнкыйтьли беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. 
Илизә Зыязетдинова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Безнең иң яхшы укытучы» грантында, «Ел укытучысы – 2010» һөнәри конкурсының муниципаль турында абсолют җиңүче булды. 

Хезмәтенә югары бәя – Илизә Зыязетдинова шәһәр хакимиятенең, ТР һәм РФ мәгариф министрлыкларының күпләгән Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев