Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Урамнарны туктаусыз чистартачаклар

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Абдуллин урамнарны кардан тәүлек әйләнәсе чистартырга тәкъдим итте. Бу "Автомобиль юллары предприятиесе" хезмәткәрләренә генә түгел, йорт идарәсе компанияләре хезмәткәрләренә дә кагыла. Бу турыда ул гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында әйтте. "Төнлә кар тагын явачак. Ә ул болай да бик күп...

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Абдуллин урамнарны кардан тәүлек әйләнәсе чистартырга тәкъдим итте.

Бу "Автомобиль юллары предприятиесе" хезмәткәрләренә генә түгел, йорт идарәсе компанияләре хезмәткәрләренә дә кагыла.

Бу турыда ул гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында әйтте. "Төнлә кар тагын явачак. Ә ул болай да бик күп яуды инде. Вакытында җыештырмасак, ломнар белән боз ватарга туры килмәгәе. Кешеләр егылып имгәнмәсен өчен тротуарларны да чистартырга кирәк", - диде Ринат Абдуллин.

"Автомобиль юллары предприятиесе" хезмәткәрләре сүзләренә караганда, кар чистарту техникасы туктаусыз проспектларны чистарта. Коммуналь хезмәткәрләрнең хәзер кайда ничек эшләвен шәһәрдәшләр белеп-күреп тора.
Шәһәр Советының 2012 елның 20 сентябрендә чыккан 21/8нче санлы карарында кышкы чорда шәһәр территориясен чистарту буенча аерым таләпләр куела. Аның 383нче пунктында барлык тротуарлар, ишек аллары, урам, мәйданнар һәм башка асфальт белән капланган юл өслекләрен кардан һәм боз катламыннан кырып арындыру һәм 8.00 сәгатькә кадәр ком сибү зарур, диелә. 387нче пунктта исә тротуарларның ишек алларының бозлавыкка каршы материаллар белән дә эшкәртелергә тиешлеге әйтелә. Түбәләрдәге карның 30 сантиметрдан артмаска тиешлеген дә шәһәрдәшләр белеп торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев