Вакцина ясату – чирләрдән котылуның бердәнбер ысулы
Соңгы вакытларда йогышлы авырулар һәм яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны артты. Бу куркыныч вирусның беркая да китмәвен дәлилли. 5нче шәһәр хастаханәсе ковид госпитале булып эшли, кичә Бөек Ватан сугышы ветераннары госпитале дә янәдән ковид госпитале статусы алды. Шуңа күрә вакцина ясату актуаль мәсьәлә булып кала бирә.
Л.Ганиева исемендәге 4нче шифаханәнең хатын-кызлар консультациясе мөдире, акушер-гинеколог Венера Харисова әйтүенчә, прививкалар бөтен илдә бар, шуңа күрә аны ясатудан курыкмаска кирәк. “Инфекция гариплеккә китерергә мөмкин, шунлыктан авыру кешеләр саны артканчы вакцина кадату яхшырак.
Исегездә булса, узган гасырның туксанынчы елларында Мәскәүгә Һиндстаннан бик куркыныч чир - дифтерия кайткан иде. Аңардан Россиядә 158 мең кеше авырды, 4 мең кеше үлде. Бу чирдә вакцинация ясатып кына котылдык. 2015 ел кызамыкны бетерү елы иде. Бөтен илдә вакцинация үтте. Нәтиҗәдә кызамык белән авыру тукталды.
Вакцинация җәмгыятьтә тынычлык булсын өчен дә кирәк. Хәтерләсәгез, күптән түгел Чаллыда кызамык очраклары ачыкланды. Чир таралмады, прививкалы кешеләр күпчелекне тәшкил иткәнгә вакцинасыз кешеләр авырмады.
Грипп көчле респиратор инфекцияләр арасында иң куркынычы иде, хәзер ковид та өстәлде. Гриппның үзеннән түгел, өзлегүләреннән, йөрәк-тамыр, нерв системасы авыруларыннан, шикәр чиреннән күп үләләр бит. Ковид кичергән кешеләр хастаханәдән чыга, әмма бу алар тулысынча терелде дигән сүз түгел. Коронавирустан соң тромбоз, инфаркт һәм башка чирләр барлыкка килергә мөмкин. Мондый куркыныч хәлләр булмасын өчен ковид-19га каршы коллектив имуннитет формалаштырырга кирәк.
Хәзер белгечләр коронавируска каршы вакцинаны йөкле ханымнарга да ясатырга киңәш итәләр. Мин дә аларга кушылам, чөнки йөкле кешене болай да төрле авырулар сагалап кына йөри. Коронавирусны алар бик авыр кичерә. Шушы көннәрдә безнең шифаханәгә йөрүче, 20 атналык авыры булган Настя вакцина ясатты. Алар ире белән Амалия исемле кыз үстерәләр. Настя үзен һәм якыннарын саклау максатыннан, вакцинаны үз теләге белән алды. Без аны тикшереп, күзәтеп торабыз. Барысы да әйбәт булыр. Гомумән алганда, Татарстанда коронавируслы әнидән карындагы балага авыру күчү очрагы теркәлмәгән. Әмма, вирус йоктырган авырлы әниләрнең иртәрәк бала табулары, өзлегү очраклары күзәтелә.
Коронавирус белән авырган йөкле хатыннарга кесарев кисеме ясарга туры килә, тромбозлар күзәтелергә мөмкин. Булачак әнинең гаилә әгъзаларына вакцина ясатырга кирәк. Шулай ук бер-ике елдан бала табарга теләгән хатыннар да хәзер прививка ясатса, яхшырак. ЭКОга әзерләнүче хатын-кызларга исә коронавирус кичергән булсалар, бу процедураны авырганнан соң 3-6 ай узгач кына ясарга киңәш ителә”, - диде ул.
Шәһәрдә коронавируска каршы вакцинаны яшәү урыны буенча шифаханәләрдә, “Омега” сәүдә үзәгендә ясатырга була. “Дәүләт хезмәтләре” порталы һәм шифаханәләрнең регистратурасы аша алдан язылырга да мөмкин. Вакцина ясатыр алдыннан анкета тутырыла, анда чирләрне күрсәтергә кирәк. Табиб-терапевт кан басымын, тән температурасын үлчи. Кирәксә, өстәмә лаборатор тикшерүләр билгели.
Вакцинопрофилактика - ирекле эш, ләкин прививканың 100% дәрәҗәдә өзлегүләрне, үлемне кисәтә алганын онытмаска кирәк.
“Спутник V”ның барлык билгеле штаммнарга каршы көче җитә. Вакциналар составына S аксымы составына кергән барлык вирус компонентлары да керә, аның ярдәмендә вирус кеше организмына яраклашып үтеп керә”, - ди 4нче шифаханә табибы Гөлсәрия Абдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев