28 июль 2021 яңалыклары
-
Директор – әтиебез, класс җитәкчесе – әниебез булды…
Гомерләрнең иң бәхетле Сәгатьләре суккан гына. Бер карасаң, инде туксан, Бер карасаң, туксан гына. Туксан бит ул – тик сан гына… Бу шигырь юллары безнең укытучыбыз, Зәй районының Бигеш авылында урнашкан балалар йорты директоры Ирек Таһир улы Уразаевка багышлап язылган диярсең. Аңа быел 90 яшь тулды.
-
Йолдызнамә (28.07 - 1.08)
28 июльдән 1 август көннәренә йолдызнамә белән таныштырып үтәбез.
-
Вирус баш миенә дә һөҗүм итә
Бөекбритания галимнәре коронавирус акыл дәрәҗәсен киметә, дип расладылар. Лондонның Империя көллияте һәм Кембридж университеты галимнәре коронавирус белән авырып киткән кешеләрнең интеллект дәрәҗәсенең сизелерлек кимүен ачыклаган. Тикшерү The Lancet журналында басылган, дип хәбәр итә РИА Новости.
-
Эшлим дигән кешегә эш бар
Җәйге вакытта эшкә урнашкан укучылар һәм студентлар көненә ике сәгать эшләп, аена 5 меңнән артык хезмәт хакы алалар. Аның 3198 сумын предприятие түли, 2250 сумы – материаль ярдәм.
-
Тумыштан жокей Дамир
“Муеннарын алга сузып атлар чаба. Колак төбендә тояк тавышы. Ул күңелгә ашкынулы моң булып ята. Татар моңының, татар җыруының чишмә башы, мөгаен, болыннарда уртлап йөргән тайлар кешнәвенә, чабышкыларның тояк чыңына, сызгыра-сызгыра ат эчергән егет-җиләннең күңел кылларына барып тоташадыр. Юкка гына, ат - ир кешенең юлдашы да, моңдашы да, димәгәннәрдер борынгылар.” (Марат Әмирханов, “Тояк эзе” романыннан)
-
Социаль контрактны кемнәр төзи ала?
Эш эзләгәндә һәм эшкә урнашканда шәһәрдәшләр социаль контракт кысаларында дәүләт ярдәмен ала алалар. Бу ярдәмгә кереме яшәү минимумыннан артмаган кешеләр генә дәгъва итә ала.
-
Вакцина ясату – чирләрдән котылуның бердәнбер ысулы
Соңгы вакытларда йогышлы авырулар һәм яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны артты. Бу куркыныч вирусның беркая да китмәвен дәлилли. 5нче шәһәр хастаханәсе ковид госпитале булып эшли, кичә Бөек Ватан сугышы ветераннары госпитале дә янәдән ковид госпитале статусы алды. Шуңа күрә вакцина ясату актуаль мәсьәлә булып кала бирә.
-
Безнекеләрне бел!
“Орион” яшьләр үзәгенең тәрбияләнүчесе Алия Норова мәктәп укучылары өчен социаль проектлар конкурсында җиңде.
-
Тозлы кыяр
Кыяларны баш-башларын кисеп, 3 литрлы банкага тутырасың. Банкаа төбенә укроп, 3 тырнак сарымсак, 3 лавр яфрагы, 9 борчаклы борыч, петрушка саласың.
-
Августтан бәяләр арта
Августтан канцтоварлар өчен бәяләр 10-30 процентка артачак.
-
Сайлаучылар саны кими
Чаллыда ел башыннан сайлауларда һәм референдумнарда катнашырга хокуклы кешеләр саны 671 кешегә кимегән.
-
Телеңне йотарлык пирожныйлар
Кирәк: 5 йомырка, 150 гр шикәр комы, 150 гр он, 1 балкашык камыр көпшәкләндергеч, 250 мл 33-35%лы сөт өсте, 70 гр шикәр пудрасы, 100 гр эремчекле сыр (творожный сыр), бизәү өчен теләсә нинди җиләк-җимешләр.
-
Мәктәпме, балалар бакчасымы?
71нче микрорайонда мәгариф учреждениесе өчен җир әзерлиләр.
-
Бик тәмле гади генә пирог
Кирәк: 2 күкәй, 1 пачка ак май (180 грамм), 1 стакан шикәр, 3 стакан он, 1 кап – 10 грамм разрыхлитель (камыр көпшәкләндергеч).
-
Яңа видеокамералар куялар
Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәячәк.