Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Суган, сарымсак вируслардан саклап кала аламы? Табиб җавабы.

Сорауга җавапны белгеч белән үткәрелгән әлеге әңгәмәдән табарсыз.

– Вазыйх Имамович, көзгә аяк басу белән борыннарыбыз мышык-мышык килә башлый икән? Моңа һава торышы үзгәрү генә сәбәпчеме? 

– Билгеле, бу алшартларның берсе булып тора. Чөнки вирусларның түбән температурада ныграк үрчүе һәм таралуы мәгълүм. Моннан тыш, көз көне кешеләрнең концентрациясе дә арта. Алар җәйге яллардан соң җәмәгать транспортында, эштә, кибетләрдә һәм төрле чараларда күбрәк җыела. Мәктәпләрдә укулар башлана, бакчалар да сабыйлар белән шыплап тула. Шул рәвешле үзара элемтәләр күбәя. Бу исә вирус таралуга уңай җирлек тудыра. Сулыш юлларының йогышлы чирләрен китереп чыгара торган вируслар шактый, ләкин кешеләргә көзен төп төркемнәр – рино, энтеро, пневмо, парагрипп, гади грипп вируслары һәм коронавируслар яный.

– Алардан ничек сакланып калырга икән соң?

– Иң элек, мин медицина битлеге киеп йөрергә киңәш итәр идем. Ни генә әйтсәләр дә, ул – вирусларны тоткарлауда яхшы саклык чарасы. Пандемиягә кадәр үк дөньяның кайбер илләрендә җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрү гадәте яшәп килә иде. Мисал өчен, аң-белемнәре белән хөрмәт казанган япон халкы арасында. Технологик яктан күпкә алга китсәләр дә, алар бит шул гади генә саклык чарасына өстенлек бирәләр. Димәк, файдасы бар. Ә без исә вирус чәчәк аткан чорда да аны кияргә авырсынабыз. Төчкерәбез, пошкырабыз, температура белән хәтта эшкә йөрибез. Үзеңне хөрмәт итмисең икән инде, башкалар турында уйларга кирәк. Бөтен кешенең дә организмы, иммун системасы бер үк түгел. Син җиңелчә генә авырсаң, бүтәннәр гади генә салкын тиюне дә авыр кичерергә мөмкин.

– Иммун системсы дидегез, аны да төрле витаминнар белән ныгытып торырга киңәш итәләр. Даруханәләрдә нинди генә препаратлар юк бит хәзер.

– Бу мәсьәләдә аеруча игътибарлы булырга киңәш итәр идем. Беренчедән, иммун системасы безгә нәселдән күчә, аны әллә ни үстереп тә, ныгытып та булмый. Шул булганының эшчәнлеген дөрес итеп тәэмин итеп торырга гына кирәк. Моңа исә киштәләрне яулап алган химик витаминнар комплексы ярдәмендә түгел, ә гади ризык, яшелчә, җиләк-җимеш ашап ирешергә була. Игътибар иткәнегез бардыр, авырган кешегә еш кына тавык шулпасы ашарга киңәш итәләр. Ни өчен? Чөнки анда аксым күп. Ә аксым – ул организмда вирусларга каршы торучы иммуноглобулиннар ясап чыгара. Шулай ук аксым балык, сөт ризыклары, чикләвек һәм борчаксыманнарда да шактый.

– Сөт ризыклары дигәннән, әңгәмәбез башында кефирның файдалы үзлекләре хакында телгә алып киткән идегез. 

– Әйе, аны нәкъ менә авыру таралган чорда кулланырга киңәш итәр идем. Төгәлрәк әйтсәк, һәр кич йокларга ятар алдыннан бер стакан эчеп кую яхшы нәтиҗә бирә. Чөнки, белгәнегезчә, кефир составында бик күп файдалы микроблар бар. Һәм алар кеше ял иткәндә төн буе организмдагы зарарлы матдәләр белән көрәшеп чыгалар, начар микробларга үсәргә ирек бирмиләр. Шунысы да мөһим, аны эчкәннән соң артыннан бүтән ризык кабул итәргә кирәкми. Шулай эшләгәндә ул авыз куышлыгына һәм тамакка да уңай тәэсир итеп торачак. Билгеле инде, сөт ризыкларына аллергия булганнарга аны куллану тыела. 

– Шул ук ризыклар темасын дәвам итеп, суган һәм сарымсакка тукталасы килә. Күптәннән сорарга кызыгып йөрим, әлеге макталган үсемлекләр, дөрестән дә, шулкадәр файдалымыни соң?

– Бу хакта төрле фикерләр йөри, берәүләр шифасын таба, икенче бер белгечләр әллә ни файдасын күрми. Тик шунысы мәгълүм – аларда фитонцид дигән матдә бар. Әлеге сүзне аерып карасак, «фитон» – ул үсемлек, ә «цинд» үтерә дигән мәгънәне аңлата. Шуннан чыгып, алар вирус һәм төрле бактерияләрне үтерәләр дип фикергә йөртергә була. Шунысын да белеп тору шарт, суган һәм сарымсак согын борынга салырга ярамый, ул лайлалы тышчаны яндырырга мөмкин.  

– Авырганда еш кына күп итеп сыеклык эчәргә дә киңәш итәләр. Бу хакта ни әйтер идегез?

– Әйе, бу дөрес киңәш. Чирләгән вакытта организм көчәйтелгән режимда эшли. Аңа вируслар, бактерияләр белән көрәшергә дә, шул ук вакытта ризык эшкәртергә дә кирәк. Шуның өчен дә бу вакытта артык тукланмау зарур. Иң яхшысы – югарыда телгә алганча, шулпа һәм сыеклык эчү. Су белән организм баш авырту, буыннар, мускуллар сызлавына сәбәпче булган токсиннардан арына. Моннан тыш, су балансын да тәэмин итеп тору мөһим, чөнки ул авырганда бик күп бүленеп чыга. Гадәттә газсыз минералка, үлән чәйләре, компот, лимонлы яки гади кайнаган су эчәргә киңәш ителә. Өлкәннәр өчен норма ким дигәндә 2-2,5 литр тәшкил итә. 

– Авырмас өчен тагын нинди кагыйдәләрне үтәргә киңәш итәсез?

– Урамнан кайткансыз икән, шундук башта сабын белән кулларыгызны юыгыз, аннары инде борын, тамакны чайкап алыгыз. Шулай итсәң, микроблар борын куышлыгында ябышып тора алмый. Димәк, вируска үрчергә һәм организмга үтеп керергә мөмкинлек калмый. Диңгез суы яки тозы кушып ясалган сыеклык тутырылган уңайлы сиптергечләр теләсә кайсы даруханәдә сатыла. Гап-гади аш тозы эремәсенең дә файдасы бар. Өегезгә респиратор авыру билгеләре булган кеше керсә, тәрәзәләрегезне ачып, фатирыгызны җилләтеп алырга да онытмагыз. Шулай ук прививка ясатуның да файдасы бар. Ул авыруны җиңел формада үткәрергә ярдәм итә. Ул нәтиҗәле дип табылган, организмга тискәре йогынтысы да юк дәрәҗәсендә. 

– Файдалы киңәшләрегез өчен рәхмәт. Аларга колак салып, тән сихәтлеге белән яшәргә язсын.

P.S.

•    Бер елда кеше йөткерү һәм томау төшү белән уртача 2-5 тапкыр чирләп ала.
•    Суык тидереп чирләү вакыты 7-9 көн дәвам итә, гомеребезнең 5 елы борын суы агып һәм тамак авыртып үтә.
•    Каты итеп бер төчкергәндә авыздан вируслы 100 мең тамчы очып чыга, алар 3,5 метрга кадәр тарала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев