Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«ЯбалаК»та белемнәрен тикшерделәр

Шәһәрнең 4нче мәктәбендә 3-4 сыйныф укучылары арасында татар телендә комплекслы олимпиада үтте.

Ул «Мизгел» бию коллективы чыгыш белән башланып китте. 4нче мәктәп директоры Айрат Асаинов кунакларны сәламләп, олимпиада биремнәрен язуда укучыларга уңышлар теләде. Чаллы мәгариф идарәсенең баш белгече Алена Абишева исә әлеге олимпиаданың мөһимлегенә басым ясады. 

Олипиадада шәһәрнең төрле мәктәпләреннән 55 укучы катнашты. Алар арасында 2нче, 4нче, 7нче, 12нче, 18нче, 52нче, 54нче, 64нче мәктәпләре һәм 29нчы гимназия укучылары бар иде. 

Алсу Бадыйкова 12нче мәктәптән алты укучыны алып килгән. 

– Бу олимпиада телебезне саклап калырга ярдәм итә. Кызганыч, бүгенге көндә балаларыбыз татар телендә бик аралашмыйлар. Моңа ирешү өчен гаиләдә әти-әни татар телендә сөйләшергә   һәм балаларны милли рухта тәрбияләргә тиеш, – диде ул. 
Зәринә Гәрәева 2нче гимназиянең 3Б сыйныфында укый. Бүгенге олимпиадада ул беренче тапкыр катнаша. «Телне яхшы белсәм дә, бик борчылам, каушыйм. Өйдә әзерләндем, укыдым, әнием дә булышты», – ди кыз.  
Комплекслы олимпиада кысаларында укучылар татар теленнән, математикадан һәм әйләнә-тирә мохиттән биремнәр эшләделәр.

Укучыларга 60 минут вакыт бирелде. 
Олимпиаданың үзенчәлеге – укучыларның эшләрен берничә минут эчендә шунда  ук  махсус программа буенча  тикшереп бирәләр. Бу эшне мәктәп директоры Айрат Абдулхаевич белән аның урынбасары башкарды.  
«ЯбалаК» татар телендә муниципаль фән олимпиадасында 5 җиңүче һәм берничә призер булды. 
3нче сыйныф укучылары арасында Вахит Төхвәтуллин (4нче мәктәп), Вилдан Миргалимов (2нче гимназия),  Әмирхан Гарифуллин (54нче гимназия), Милена Петрова (2нче гимназия) җиңде. 

4нче сыйныф укучылары арасында абсолют җиңүче исеменә 54нче мәктәп укучысы Айзилә Шәфыйкова лаек булды. Ул яхшы билгеләргә генә укый. Аның өчен олимпиадада катнашу гадәти эш. Айзилә быел математика буенча үткәрелгән шәһәр олимпиадасында беренче урынны яулады, татар теле буенча призер булды. 

Үз уңышларында ул башлангыч сыйныф укытучысы Лилия Кашаповага рәхмәтле.
– Кызымның беренче урын алуына шатланабыз. Хәзерге заманда татарча сөйләшү авыр. Өйдә балаларыбыз белән татарча аралашабыз. Иншалар язганда үземнең белгәннәремне кызыма да өйрәтәм, аңлатам, – ди әнисе Айгөл Шәфыйкова. 
Мәктәп директоры Айрат Асаинов әйтүенчә, киләсе елда әлеге олимпиадада 150 укучы  катнашыр дип көтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев