Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Янгыннар булмасын өчен

Яңа уку елы башланды. Җәйге каникуллар вакытында онытылган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, гадәттән тыш хәлләр булган очракта ниләр эшләргә кирәклеген балаларның исләренә төшерү зарур. Әнә шул нисбәттән 2014 елның20 августыннан 20 сентябренә кадәр мәгариф учреждениеләрендә "Балалар куркынычсызлыгы айлыгы" бара. Бу көннәрдә барлык мәгариф учреждениеләрендә җитәкчеләргә, укытучыларга һәм башка хезмәткәрләргә янгынга каршы...

Яңа уку елы башланды. Җәйге каникуллар вакытында онытылган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, гадәттән тыш хәлләр булган очракта ниләр эшләргә кирәклеген балаларның исләренә төшерү зарур. Әнә шул нисбәттән 2014 елның20 августыннан 20 сентябренә кадәр мәгариф учреждениеләрендә "Балалар куркынычсызлыгы айлыгы" бара.

Бу көннәрдә барлык мәгариф учреждениеләрендә җитәкчеләргә, укытучыларга һәм башка хезмәткәрләргә янгынга каршы инструктаж үткәрелә, ата-аналар җыелышларында балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүләрен тәэмин итү , ут-күздән саклану мәсьәләләренә кагылышлы чыгышлар оештырыла. Шулай ук мәктәпләрдә укучыларга һәм ата-аналарга имин яшәү культурасы, балаларны көнкүрештә һәм мәгариф учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү турындагы буклетлар, искәртү кәгазьләре, листовкалар таратыла. Мәктәпләрдә яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары төзелә. Шәһәрнең янгын күзәтчелеге бүлекләре хезмәткәрләре бу көннәрдә әнә шундый профилактик эшләр белән мәшгуль.

Ришат ТИМЕРХАНОВ,

Үзәк район буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев