Японнар Чаллыдан комлык алалар
Сүз шәһәребезнең "Балаларга инновацияләр" компаниясе уйлап чыгарган "акыллы комлык" интерактив өстәле хакында бара. Японнар аны Екатеринбург шәһәрендә узган "Иннопорм" халыкара күргәзмәсендә күрәләр. Дәресләргә кертелгән биремнәр, японнар өчен махсус тәрҗемә ителгән. Әлеге "акыллы комлыклар" агымдагы ел тәмамланганчы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган белем бирү үзәкләренә куелачак дип фаразлана.
Бүгенге көндә, Чаллының интерактив системалары белән Россия, Казахстан, Япония һәм Белоруссия нең 50 шәһәрендә 1000 нән артык балалар бакчасында файдаланалар. Хәзерге вакытта Азия һәм Европа базарларына чыгару турында сөйләшүләр алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев