Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Язылу бүләк ит!» акциясе дәвам итә

Милли җанлы шәһәрдәшебез, китапханәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллинаны Чаллыда белмәгән кеше сирәктер. Ул үзәк китапханәдә төрле эчтәлекле кичәләр, язучылар һәм иҗат әһелләре белән очрашулар үткәрә, библиографик белешмәләр, вафат булган язучыларның китапларын чыгара. Газета-журналларга мәкаләләр яза. Алай гына да түгел, үз акчасына лаеклы ялдагы кешеләргә татар газета-журналларын яздырып, бүләк итә.

Роза ханым көне буена газета-журналлар, китаплар арасында кайнашса да, «Шәһри Чаллы»ны нәшер ителә башлаганнан бирле өенә яздырып укый. «Мәйдан» журналы белән «Көмеш кыңгырау» балалар газетасы да – бу гаиләдә көтеп алынган кунак. «Туган телебездәге басмаларны өйдә укып, рәхәтләнеп ял итәм. Газеталарда кызыклы, гыйбрәтле язмалар, файдалы киңәшләр җитәрлек. Анда гаиләдәге һәр кеше үзен кызыксындырган темага  язма табып укый ала. Шуны әйтәсем килә: укыган кешенең хәтере начарланмый, ул надан да булмый. Газета, китап укыган балалар иншаларны дөрес итеп, хатасыз язалар, матур итеп сөйләшәләр», – ди ул. 
Роза Галимулла кызы редакциябез игълан иткән «Язылу бүләк ит!» акциясенә бик теләп кушылды. «Акция турындагы хәбәрне ишеткәч, шатландым,чөнки иҗатташ дусларымны сөендерергә мөмкинлек туды. Мин «Шәһри Чаллы» газетасы белән «Мәйдан» журналын  җырчы, язучы, баянчы дустым Рубис Зариповка, безнең китапханәдә эшләп лаеклы ялга чыккан бердәнбер язучы Мансур Сафинга, ә Тукай районы үзәк хастаханәсендә лаборант булып эшләүче апам Флюра Солтановага «Шәһри Чаллы» газетасы бүләк иттем», – диде ул.
Татар һәм рус телләрендә язучы Мансур Сафин бүләкне үзәк китапханәдән килеп алды. Ул шәһәрдә татар телендә нәшер ителүче «Шәһри Чаллы»ны үзе дә яздырмакчы булып йөргән. «Чөнки ул шәһәр тормышын төрле яклап чагылдыра. Экскурсияләр алып барганда мин анда чыккан фактларга таянып сөйлим. Язмаларны эшемдә кулланам. Киләчәктә шигырьләремне дә шул газетада бастырырга җыенам. Шәһәрдәшләр дә татар газета-журналларына язылсыннар иде», – дигән теләген җиткереп, Роза ханыма рәхмәт әйтте. 
Чыннан да, Роза ханым кебек милләттәшләребезне сөендерүче шәһәрдәшләрнең игелекле гамәлләре хөрмәткә лаек. Газетабызның тугры дуслары: Гөлзада Рзаева, Розалия Габдуллина, Рөстәм Җамалиев  ярты ел саен үзләренең хәләл акчаларына дистәләгән кешеләргә татар телендә газета уку бәхете бүләк итәләр. Алардан үрнәк алып «Язылу бүләк ит!» акциясенә һәркем кушыла ала. Бездә газетаны көтеп торучы, социаль яклауга мохтаҗларның исемлеге бар. Газетабызга ярты елга язылу бәясе 16 декабрьгә кадәр 804 сум. Белешмәләр өчен телефон 8 908 333 0370. 
Без үз чиратыбызда киләчәктә дә газета битләрендә тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәүче кешеләрнең язмышлары, уңышлы һәм талантлы шәхесләр һәм аларның иҗаты белән таныштырып, халкыбызны борчыган мәсьәләләрне яктыртып барачакбыз. Шулай ук газетабыз битләрендә кроссворд, киңәш-табышлар, рецептлар, намаз вакытлары, сынамышлар һәм башкалар да урын алачак. 
Газета-журналларга язылу декабрьнең 20сенә кадәр дәвам итә. Хөрмәтле дусларыбыз, сезнең акциябезгә кушылып, ярдәмгә мохтаҗларга һәм үзегезнең кадерле кешеләрегезгә яңа елга шәп бүләк бирү мөмкинлеге бар. Сез яздырган «Шәһри Чаллы» 6 ай буе аларның өенә килер. Мохтаҗларга    күрсәткән игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтыр. Хөрмәтле укучыларыбыз, Яңа елда да бергә булыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЯЗЫЛУ