Әйбәт гадәт башкаларны ияртә!
Тормыш китабым битләрендә күбесенчә транспортта булган, күргән, ишеткән вакыйлар урын ала. Көн дә эшкә барып кайтыр өчен сәгать ярым диярлек вакытны шәһәр транспортында уздырам. Шул вакыт ниләр генә күрмисең, ишетмисең.
Бүген дә кереп урнашуым булды, алдагы тукталышта берсе түбәтәйле, икенчесе кепкалы ике ир кеше сөйләшә-гәпләшә килеп керде. Берсе минем каршыдагы буш урындыкка утырды. Янәшәсендә утырган яшь кыз икенчесенә урын бирде. Юл буе аларның матур итеп, саф татар телендә аралашуын шаккатып тыңлап бардым.
Керүгә үк берсе:
- Кара әле, малай, теге юлы сезгә чәй эчәргә кергәч, өеңдәге тәртипне күреп, шаккатып чыккан идем. Хәзер үзем дә гел шуны куам. Икенчесе:
- Аның бит берәгәйле үз тарихы бар шул! - диде дә озак итеп иптәшенә шул вакыйганы бәян итте.
«Моннан 7 еллап элек, хатын балалар белән җәйге ялга әнкәйләргә кайтып киткән иде. Өйдә бер үзем. Беркөн эштән кайтуга, ишектә кыңгырау шалтырады. Ачсам, ике ир басып тора. Тикшерүче таныклыгын күрсәттеләр. «Күршегез җинаять эшендә гаепләнә. Өендә тентү үткәрергә җыенабыз, җинаять вакытында кулланылган салкын коралны эзлибез. Сезне пүнәтәй (понятой) булырга чакырабыз», - дигәч, фатирымны бикләп, кереп киттем. 2 күршем утырып тора иде, мин өченче булдым. Тикшерүнең формаль ягы төгәлләнгәч, тикшерүчеләр метал эзләгеч (металлоискатель) белән эшкә тотындылар.
Мин ялгыз гомер кичергән күршемдә беренче тапкыр. Тыныч кына фатир эчен күзәтәм: бөтен җирдәге чисталык, пөхтәлек, тәртип мине үзенә җәлеп итте. Китап, савыт-саба шкафларында бернинди тузан әсәре юк, булган җиһазлар зәвык белән урнашкан. Фатир нур чәчеп, көлеп тора. Хәтта кием шкафындагы урын-җирләр, носки, кулъяулыкларга тикле үтүкләнеп, әрдәләнеп тора. Өелеп яткан бернинди артык әйбер юк. Музейдагы кебек бөтен җирдә идеаль тәртип иде.
Тикшерүчеләр дә гаҗәпләнүләрен яшермәде: «Гадәттә мондый тикшерү берничә көн бара, ә монда рекорд куелды - бер сәгать чамасы! Бөтенләй көтелмәгән нәтиҗә бит бу», - диеп, берни дә тапмагач, күршемнән гаепне төшереп, тиз генә китеп бардылар.
Башымнан яшен тизлегендә төрле уйлар сикереште: әгәр дә безгә тентү керсә, мин үземне ничек хис итәр идем икән? Бездә бит шайтан аягын сындырырлык тәртипсезлек, искелек тупланышы! Бездә тучно бер атна эзләгән булырлар иде! Оятымнан ни эшләргә белми кызарынып утырдым.
Мин чыгуга ук, җиң сызганып, фатирымда ревизия ясарга керештем. Башта балконны денгә керттем, аннан бүлмәләрне, иң соңыннан кухня белән ванна бүлмәсен. Билләһи, бер атна маташтым. Соңыннан безнең фатирыбыз да күршенекен хәтерләтте. Үзем дә ләззәтле рәхәтлек кичердем. Хатын кайткач, өнсез, телсез калды», - дип сүзен төгәлләде каршыдагы юлдашым.
Бу вакыйганы ишеткәннән соң, үзем дә юл буе: «Тәртипкә китерүне нәрсәдән башлыйм икән?» - дип кат-кат уйландым. Гадәттә, мин өйгә керү белән, ашау-эчү хәстәрен күрәм. Кая ул бу юлы ашап тору?! Ишектән узуга тиз генә балконга чыгып, инде ничә еллар кул да тимәгән нәрсәләрне - чүп-чарларны чыгарып аттым. Фатирымдагы барлык әйберләрне дә барлый башладым...
Ә газиз башымда: «Начар гадәт йогышлы!» - «Дурной пример заразителен»- дигән әйтем бутала. Ә мин аңа: «Әйбәт гадәт ятышлы, башкаларны ияртә!» - дип, уңай төсмерле мәгънә бирдем әле.
Шәфкать Ганиев.
Фото: news.myseldon.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев