Йөрәгемне балаларга бирәм
Чаллының М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә булып кайткач, күренекле мөгаллим В.А.Сухомлинскийның сүзләре юкка гына искә төшмәде бугай. Укытучылык эше яшәү рәвешенә әйләнгән югары категорияле татар теле укытучысы Энҗе Нурисламова белән сөйләшкәч, "йөрәгемне балаларга бирәм" дигән сүзләрнең ни дәрәҗәдә әлеге мөхтәрәм затка туры килүен аңлыйсың. Хезмәттәшләреннән ишеткән "мәктәбебез энҗесе", " энҗе...
Чаллының М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә булып кайткач, күренекле мөгаллим В.А.Сухомлинскийның сүзләре юкка гына искә төшмәде бугай. Укытучылык эше яшәү рәвешенә әйләнгән югары категорияле татар теле укытучысы Энҗе Нурисламова белән сөйләшкәч, "йөрәгемне балаларга бирәм" дигән сүзләрнең ни дәрәҗәдә әлеге мөхтәрәм затка туры килүен аңлыйсың. Хезмәттәшләреннән ишеткән "мәктәбебез энҗесе", " энҗе бөртегебез", "Энҗебикә-ханбикә" кебек сүзләр дә мөгаллимәнең биредә ихтирамга лаек шәхес булуына дәлилдер. Ханбикә дип олылаучы, 40 еллык гомерен укытучылыкка багышлап, хәзер лаеклы ялда булган Гөлнар Зөфәровна Энҗе Әгъзам кызын тирән белемле педагог кына түгел, оста хуҗабикә, олы җанлы, ярдәмчел дус, туган җанлы кеше буларак та тасвирлады. Моңа һич кенә дә шик уянмый. Әңгәмәбез исә Энҗе ханымның укучылары татар теленнән олимпиаданың республика этабында яхшы нәтиҗәләр белән кайтуын белгәч үтте.
- Энҗе ханым, үзегез белән якыннанрак таныштырып китегез әле.
Мин тумышым белән Сарман районы Өч-Өйле Саклау авылыннан. Әтием Әзһәм - гомер буе механизатор, әнием - Лиюзә - кыр эшчесе булып эшләделәр. Авыр хезмәтне җигелеп тарткангадыр, алар безнең, өч кызның, укып белем алуларын бик теләделәр. Бәләкәй чактан үк без әти-әнинең дөрес тәрбиясен күреп үстек. Безнең өйдә үзара дустанә мөнәсәбәт, йомшак, ягымлы итеп сөйләшү, барлык эш-мәшәкатьләрне бергәләп башкаргач, газета-журналлар, матур әдәбият уку тәртибе куелган иде. Әле дә исемдә, "Казан утлары" журналын чират торып укый идек, шуңа да мин балачактан татар әдипләренең әсәрләре нигезендә рухи яктан тәрбияләндем, дип әйтә алам. Без, әти-әни киңәшләрен тотып, үзебезгә ошаган һөнәрләрне сайладык: беребез - фельдшер, икебез - укытучы булды.Саклаубаш урта мәктәбен тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга кердем, максатым: рус теле һәм әдәбияты, татар теле әдәбияты укытучысы булу. Рус теле һәм әдәбиятына мин аеруча гашыйк, чөнки сыйныф җитәкчебез Мортазина Рәмзия Хәйдәровна дәресләре бик матур уза иде. Институтта тирән белемле, көчле мөгаллимнәрдән белем алдык.Ул елларны мин һәрчак сагынып искә алам.
Институтның икенче курсыннан башлап бишенче курска кадәр, без Чаллының икенче мәктәп-гимназиясендә практика уздык, чөнки педагогия фәненнән укытучы Шәрипова Тәскирә Бариевна үзе белем алган мәктәпне бик хөрмәт итә иде. Минем язмышым хәл ителде: укуны кызыл дипломга тәмамлагач, мин Чаллыда үземә таныш булган бердәнбер мәктәпкә эшкә килдем. Бик җылы кабул иттеләр, шулай итеп хезмәт юлымны рус теле һәм әдәбият укытучысы булып башладым. Кияүгә чыгып, балам туганнан соң эшемне татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак дәвам иттем. Сизелмичә, 22 ел гомер узып киткән. Безнең эшләү дәверендә ил тормышыда һәм мәгариф системасында бик күп үзгәрешләр булды.
Эш күрсәткечләренә килгәндә, өч ел рәттән "Иң яхшы укытучы", ике ел дәвамында "Укытучы-эксперт" грантын оттым; өч ел Бердәм Республика тестында язмача башкарылган эшләрне тикшерү комиссиясендә эксперт буларак эшләдем. Кырыктан артык фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүче һәм призер укучыларым, өч ел дәвамында "Илһам" Бөтенрәсәй яшь язучылар бәйгесендә җиңүче укучыларым булуына куанам. Биш ел дәвамында "Минем гимназиям" газетасының мөхәррир-координатары.
Быел гимназия директоры Фирдүсә Әюпова белән берлектә гимназия укучыларының иҗатларын туплап, "Мин дөньяны ачам" китабын чыгардык. Бу җыентыкка Язучы Айдар абый Хәлим башлам сүз язып, хезмәтебезгә югары бәя бирде. "Бергәләп укыйбыз" проекты кысаларында гимназиягә кунак итеп чакырылган Рабит абый Батулла, шәһәребездә яшәп иҗат итүче язучы Айгөл Әхмәтгалиева, Г.Камал артисты Луара Шакирҗан, бу җыентык белән танышкач, үзләренең уңай фикерләрен вакытлы матбугат һәм телевидение аша чыгыш ясап, җылы итеп безгә җиткерделәр.
Бүләкләргә килгәндә, Яр Чаллы шәһәр мәгариф идарәсе һәм Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф идарәсеннән тапшырылган мактау грамоталарына ия.
- Быелгы татар теле буенча республика олимпиадасында сезнең берничә укучыгыз яхшы нәтиҗәләр күрсәткән икән. Шул турыда да тәфсилләбрәк сөйләсәгез иде.
- Татар теленнән һәм әдәбиятыннан Республика олимпидаларында стабиль
рәвештә призер укучылар тәрбияләү 2013 нче елдан башланды. Ул елны Язгөл Дәүлиева татар теленнән олимпиадада җиңү яулаудан бер баллга калышкан иде. Икенче елны Язгөл янәшәсенә Ләйсән Гайфетдинова басты, 2015 елга - Гөлназ Сабирҗанова, Гүзәл Әмирова, Алинә Солтанова (икесе дә берәр балл белән беренче урыннан калыштылар), быел Айсылу Ишалина өстәлде, аннан әдәбият фәненнән Лилия Муллагалиева, Алсулар Гыйльманова...
Гомумән, соңгы биш елда республика олимпиадасында ике җиңүче, унбер призер укучым булды. Быел 5-6 сыйныф укучылары Айсылу Ишалина белән Алинә Солтанова - республикадан шәһәребезгә җиңүче, Әмирова Гүзәл белән Гыйльманова Алсу призер булып кайттылар. Мин укучы кызларымның нәтиҗә күрсәткечләренә чиксез шат һәм алар белән горурланам.
- Энҗе ханым, җиңү күктән төшми, ул - зур тырышлык нәтиҗәсе, килешәсездер? Олимпиадада шундый уңышларга ирешү өчен, сезнең, мөгаен үз системагыз бардыр?
- Әлбәттә, эштә система булырга тиеш. Мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләвемнең икенче елыннан шәһәркүләм олимпиада эшләрен тикшерү комиссиясендә эшлим. Елдан ел биремнәрнең катлаулана баруын күзәтәм. Безнең кул астында олимпиадага әзерләнү өчен китаплар, җыентыклар, даими туплап барылган олимпиада биремнәре бар. Гимназиянең китапханәсе искиткеч бай. Татар теленнән чыккан өч томлы грамматика, төрле сүзлекләр, тел белеме бүлекләре буенча махсус җыентыклар бар.
Гимназия директоры Фирдүсә Фанавис кызы тырышлыгы белән икенче ел дәвамында КФУ мөгаллимнәре белән рус теле һәм әдәбияты татар теле һәм әдәбиятыннан онлайн-дәресләр оештырыла. Олимпиадада катнашучы балаларның әти-әниләре эшнең җаваплылыгын тоеп, безгә һәрдаим ярдәм күрсәтәләр.
Олимиада күрсәткече ул - сәләтле укучы, аның башлангыч сыйныф укытучысы, ата-анасы, хәзерге фән укытучысы, гимназия администрациясе, читтән өстәмә белем бирүче оешманың уртак эш күрсәткече
Олимпиадада җиңүче булу өчен, укучыда төпле белемнән тыш, өч төрле сыйфат булырга тиеш. Беренчесе - бертөрлелектән котыла алу сәләте; икенчесе -билгесезлек шартларында чишелеш юлларын эзләү, таба белү; өченчесе - проблемаларны ачыклый алу сәләте.
Моннан тыш бала шәхескә хас аерым сыйфатларга ия булырга тиеш: пөхтәлек, сабырлык, үҗәтлек, кыюлык һ.б. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия була барган саен, укучыларның белем сыйфаты күтәрелә, ягъни интеллектуаль мөмкинлекләр үсеш ала. Бу иҗади һәм интеллектуаль сәләтнең үзара уртак үсешенә китерә.
- Сез эшләгән гимназия милли мохитне саклауда үзенең фидакарь хезмәте белән билгеле. Энҗе ханым, ничек ирешелә моңа?
Бүгенге көндә телебез кайларда саклана, нинди даирәләрдә яңгырый, иҗади сәләт кайда ачыла? Гаиләдә. Мәктәптә. Дөресрәге, шулай булырга тиеш. Әмма затлы, классик телнең, сәләтнең нигез-куышы - матбугат. Китапханә ала торган газета - журналлардан тыш, һәр бала, һәр сыйныф үзе теләгән вакытлы матбугатка языла ала . "Сабантуй", "Ялкын", "Салават күпере", "Көмеш кыңгырау", "Мурзилка", "Наука и жизнь" һ.б. Бу газета -журналларда үзләренең, дусларының иҗат җимешләрен күрү иҗади сәләтне тагын да үстерүгә этәргеч ясый.
Мәктәпләрдә күренекле шәхесләр белән очрашулар, язучылар берлеге ярдәмендә әдәбият-сәнгать көннәре оештыру күркәм гадәткә әйләнде. Күренекле шәхесләрдән: Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Рәзинә Мөхияр, Әлфия Ситдыйкова, Айгөл Әхмәтгалиева, Татар конгрессы вәкилләре, Татар дәүләт драма театры артистлары - гимназиядә очрашуларда булып киткән шәхесләр. "Болгар" бию ансамбле, Минзәлә дәүләт драма театры, Түбән Кама курчак театры, Чаллы драма театрларының гимназиягә килеп, балалар алдында чыгыш ясаулары туган телебез белән кызыксынуны арттыра, халкыбызның мирасын тирәнтен өйрәнүгә зур этәргеч ясый, иҗади сәләт үстерүгә җирлек хәзерли.
"Ак каурый", "Нәфис сүз остасы", "Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән бөек халкым бар", "Мин бит татар малае" , "Илһам" дигән бәйгеләр укучыларда туган телне, гореф- гадәтләрне, тарихыбызны ихтирам итү хисе уяталар. Шуларны искә алып, без укучыларны сәхнәгә, трибунага чыгарып, туган телдә сөйләштерергә, аралаштырырга тырышабыз, чөнки бу чаралар, һичшиксез, баланың иҗади сәләтен үстерүгә булышлык итәләр. Гимназиянең татар һәм рус телендә чыгучы "Минем гимназиям" -"Моя гимназия" газетасы бар.
Системалы үтә торган фәнни-практик конференцияләрдә үз проектларын яклап чыгыш ясау, гомумән, проект төзү эшчәнлеге укучының акыл һәм рухи үсешен камилләштерергә ярдәм итә. Мондый фәнни - эзләнү эшчәнлеге укучыларда үз иҗат мөмкинлекләрен ачыкларга, үз - үзеңне башкаларга күрсәтә алырга, ягъни иҗади шәхес сыйфатлары тәрбияләүгә этәргеч булып тора.
Соңгы елларда мәктәп тормышында ата - аналар белән эшләүнең күп кенә яңа формалары да иҗади сәләт тәрбияләүгә юнәлдерелде. "Минем гаиләм", "Иң кадерлем - әнием" акцияләре ,"Минем гаиләм тарихы - туган як тарихының бер сәхифәсе" сочинениеләр бәйгесе, "Нәсел шәҗәрәсе" конкурсы, "Буыннар белән очрашу" кичәләре үткәрелә. Быел "Хәят" клубы эшли башлады.
Әлбәттә, күп нәрсә укытучының тырышлыгына, җаваплылыгына бәйле. Мәктәптә нинди генә уңайлыклар тудырылмасын, эшкә ваемсыз караш хөкем сөргән очракта, иҗади шәхес тәрбияләүдә тиешле нәтиҗәгә ирешеп булмаячак. Һәм киресенчә, иҗат ялкыны белән янучы мөгаллим, тиешле мөмкинлекләр булмаган очракта да, баланы күп нәрсәгә, Э.Кант әйткәнчә " уйларга, иҗат итәргә өйрәтә ала".
- Энҗе ханым, бүгенге көндә татар теле укытучысын ниләр борчый? Ниләр сөендерә?
- Туган телебезгә карата сәясәт Татарстанда яшәгән милләт җанлы бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр. Чаллы шәһәрендә татар телен өйрәнүнең тиешле югарылыкка куелган икәненә минем иманым камил. Бик күп таныш укытучыларның-татар теле һәм әдәбият укыту буенча эш тәҗрибәсе һәм тирән белеме булган укытучыларның - чарасызлыктан рус теле һәм инглиз теле укытучысы булып күчүләренә йөрәгем әрни. Минем фикеремчә, бала, камил итеп, иң беренче үз туган телен белергә, аннан башка телләрне өйрәнергә һәм хөрмәт итәргә тиеш.
Беркемгә дә сер түгел, соңгы елларда татар теле һәм әдәбият укытучысы белән санлаша башлаганнар иде.
Мине шунысы сөендерә: туган тел дәресләре тирәсендә бәхәс республика гражданнарын битараф калдырмады. Без татар җырчыларының, артисларының, язучыларының туган телне яклауга омтылуларының шаһите булдык.
Бүген туган телебезгә, әдәбиятыбызга, тарихыбызга мәхәббәтне саклау өчен бу фән укытучыларыннан икеләтә тырышлык, өчләтә осталык кирәк.
Энҗе ханымның олимпиадада җиңгән кызлары белән дә сөйләшеп алдык. Мин алардан "Татар теле нигә кирәк соң ул?" дигән сорауны бирүчегә җаваплары нинди булыр икән дип кызыксынам. Күзләренә чыккан аптырау- гаҗәпләнүләрен яшермичә ("Ничек инде? Безнең туган тел бит ул!") , алар телебезнең ата-бабаларыбыздан калган зур мирас булуын, аны саклау хәзерге буынның бурычы булуын дәлилләргә тотыналар. Рәхәт булып китә. Туфан ага Миңнуллин исә шул сорауны бирүчегә "менә синең шикелле ахмакка "ахмак" дип әйтү өчен" дигән була...
Шәһәребездә яшәүче, нинди генә шартларда да туган телебезне, милли тәрбияне саклап калырга теләп, фидакарьләрчә хезмәт куючы Энҗе ханымга һәм аның кебек мөхтәрәм затларга олы рәхмәтебезне ирештерәсе килә.
Лилия Фәттахова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев