7 февраль 2018 яңалыклары
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Россиякүләм бәйге узачак
Татар теле һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне барлау, туплау һәм тарату, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар теле укытучыларын педагогик һәм мәдәни тәҗрибә уртаклашу өчен берләштерү максатыннан "Урок. РФ" сайтында яңа проект башлана - Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен II "Иң...
-
Чаллы язучылары Менделевск шәһәрендә әдәби очрашуда катнашты
Балалар Иҗат үзәгенең актлар залында «Балачак илендә» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичәне Иҗат үзәгенең педагогы, Ижевка мәктәбенең татар теле укытучысы Чулпан Төхбәтова әзерләгән. Әлеге чарага Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты...
-
"Иң гүзәл ил"
2018 елның 31 мартына кадәр Татарстандагы фотосөючеләр Рус география җәмгыятенең "Иң гүзәл ил" IV фотоконкурсында катнаша ала. Фотоконкурс Россиянең табигый һәм мәдәни мирасын саклау, шулай ук фото сәнәгате аша әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү мәсьәләләренә игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Фотоконкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: - "Россиянең төп һәм азсанлы халыклары"...
-
Чаллы Пенсия фонды белгечләре кисәтә
Шәһәрдә төрле мессенджерлардан хәбәрләр җибәрү юлы белән акча эшләүче мошенниклар барлыкка килгән. Хатын-кыз тавышы пенсионерларга 5 мең сум күләмендә түләү каралганлыгы турында хәбәр итә, тиз арада гариза язу кирәклеге турында әйтә. Пенсия фонды хезмәткәрләре бу ялган хәбәрләр дип белдерә: узган ел пенсия тулы күләмдә индексацияләнгән һәм өстәмә түләүләр өчен нигез...
-
Татарстан урман хуҗалыгында яңа министр билгеле булды
Татарстанның урман хуҗалыгы министрының кем булачагы ачыкланды. Ул - элек Нурлат районы башлыгы вазифаларын башкарган Равил Кузюров Яңа хезмәттәшләренә Кузюровны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин иртәгә, 8 февраль көнне, тәкъдим итәчәк. Исегезгә төшерәбез, 15 гыйнвар көнне урман хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында, министрлыкны 2014 елның сентябреннән башлап җитәкләгән Алмас Нәзиров үз...
-
Шәһәр үзәге планы проектына үзгәрешләр керә
Шәһәр төзелеше советына архитектор Александр Дембич шәһәр үзәге планы проектына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәрен җиткерде.Проектта торак биналары, коммерция һәм социаль объектлар төзеләчәк җир участокларының чикләре билгеләнгән. Барлык муниципаль җирләр аерым межаланачак һәм параметрлары күрсәтелеп, аукционга чыгаралачак. Шулай ук кайбер участокларга, шул исәптән Sunrise City торак комплексы һәм "Талан" компаниясе төзеячәк...
-
"Макулатура тапшыр - агачны коткар!"
- 1 апрельдә старт алачак ЭКОяз-2018 кысаларында кәгазь калдыкларын җыю буенча шундый шигарь астында узачак. Россиякүләм акциясенә Татарстан да кушылачак. Эко-марафонда 300 кг артык макулатура җыйган, теләге булган һәркем, предприятиеләр, компанияләр, белем бирү йортлары һәм иҗтимагый оешмалар катнаша ала. Акциядә җиңүчеләргә һәм актив катнашучыларга акчалата премияләр, кыйммәтле призлар һәм грамоталар...
-
Берничә кызыклы факт!
1942 елның җәендә гаскәрне ташлап качып котылган барлык генераллар һәм сәяси комиссарлар урынына Севастопольны саклау бурычы татар генералы Петр Новиковка йөкләнә. Панда аюы көненә 30 кг якын бамбук яфрагы ашый. Булачак виртуоз гармунчы, Сембер циркында төрле жанрда чыгышлар ясаган Фәйзулла Туишевның язмышын Сәйяр белән танышуы үзгәртә. Милләттәшебез Илдар Дадин -...
-
Чаллыда төзелеш темплары арта
Чаллының бер кешесенә уртача 22,6 квадрат торак мәйданы туры килә. 2016 елда бу күрсәткеч 22,2 квадрат метр тәшкил иткән. Бу турында Автошәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин белдерде. (Татарстан буенча күрсәткеч 25,6 кв. метр). Торак төзелеше темплары алга таба да үсәчәк дип көтелә. 2017 елда 249,9 мең кв. метрлы торак...
-
ИГЪТИБАР!КОНКУРС!
Иң матур бәйрәмнәребезнең берсе - "Гашыйклар көне" якынлаша. Әлеге уңайдан "Шәһри Чаллы" бәйге игълан итә. Конкурсның шартлары бик гади: әлеге фото астына үзегезнең комментарийларыгызны калдырыгыз! Иң оригиналь комментарий хуҗасына "ЧАЛЛЫ-ИКМӘГЕ" сәүдә челтәре тәкъдим иткән телең йотмалы торт бүләк итәчәкбез. Уңышлар сезгә! Комментарийларны сайтта һәм "Вконтакте" "Шәһри Чаллы" төркемендә калдырырга мөмкин.
-
Йөрәгемне балаларга бирәм
Чаллының М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә булып кайткач, күренекле мөгаллим В.А.Сухомлинскийның сүзләре юкка гына искә төшмәде бугай. Укытучылык эше яшәү рәвешенә әйләнгән югары категорияле татар теле укытучысы Энҗе Нурисламова белән сөйләшкәч, "йөрәгемне балаларга бирәм" дигән сүзләрнең ни дәрәҗәдә әлеге мөхтәрәм затка туры килүен аңлыйсың. Хезмәттәшләреннән ишеткән "мәктәбебез энҗесе", " энҗе...
-
Хезмәтләре белән хөрмәтле
"Омтылыш-ниятләрең нәтиҗә белән тәңгәл килә икән, уңыштан килгән шатлык хисе сине яңадан-яңа уңышларга җилкендерә, һөнәри һәм шәхси үсеш өчен стимул булып тора" дип белдерде "Ел тәрбиячесе -2018" бәйгесенең җиңүчесе Лилия Волостнова. 1 февральдә шәһәрнең Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сараенда "Ел тәрбиячесе - 2018" республикакүләм һөнәри бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бәйге...
-
“КАМАЗ” футбол клубы тарихы төшерелгән трамвай.
Шушы көннәрдә шәһәр урамында "КАМАЗ" футбол клубының тарихы сурәтләнгән трамвай йөри башлады. 012 номерлы транспорт чарасы һәрдаим маршрутын үзгәртеп торачак. Бу барлык шәһәрдәшләребез дә трамвайны күрсен өчен эшләнелә. 012 номеры да очраклы рәвештә генә куелмаган, команда әйтүенчә, "12 нче футболчы" аларга шәһәр буйлап йөреп, җан атачак. Әлеге транспрот чарасы клуб...
-
Татарстанда берәү 5 яшьлек баланы тәрәзәдән ыргыткан
Фаҗига кичә төнлә Чаллыда булган. Исерткеч эчемлекләр эчеп утыру беркайчан да хәерле тәмамланмый дибез. Бу юлы да шулай: 34 яшьлек ир-ат хуҗа хатынга кунакка килгән 5 яшьлек оныгын тәрәзәдән ыргыткан. Могҗиза белән генә кыз бала исән кала. Кыргый хәлнең шаһитлары аны төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озата. Ир гаебен таныган....
-
Данис Зариповның хоккей кәшәкәләре европа киңлекләренә чыга
30 январь көнне Мюнхенда ISPO Munich эре күргәнзмә узды. Билгеле булганча, ел саен анда 80 меңгә якын кеше килә, ә үзләренең брендларын төрле илләрдән 2.5 мең кеше тәкъдим итә. ISPO Munich теләге булган һәркемгә спорт өлкәсенә кагылган товарлар белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Яшь "ЗаряД" оешмасы өчен мондыө күргәзмәләр аеруча...