Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үзәк районы территориаль иҗтимагый үзидарәләре

Үзәк районы территориясенә утыз ике комплекс һәм “Чаллы Яр” шәхси секторы керә. Биредә 200 меңгә якын кеше яши.

Үзәк районы территориясенә утыз ике комплекс һәм “Чаллы Яр” шәхси секторы керә. Биредә 200 меңгә якын кеше яши.

Барлыгы 29 территориаль иҗтимагый үзидарә бар. Бу районның ТИҮ Ассоциациясе рәисе Рафиля Нуриева.

– Соңгы өч елда республика конкурсларында катнашып, барлыгы 12 миллионнан артык акча керде, – ди ул. – Бу акчалар йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә, балалар һәм спорт мәйданчыклары элементларын урнаштыруга юнәлтелде. Шулай ук кайбер комплексларда футбол, баскетбол мәйданчыкларын койма белән ураттык, юлларны да төзекләндердек.

“Безнең ишегалды” программасы буенча былтыр  1, 7, 18, 40 һәм 42нче комплекслардагы 35 ишегалдын төзекләндергәннәр.

Быел исә 30 ишегалдын яңарту каралган. Хәзерге вакытта эшләр 44, 56-нчы комплексларда бара. Тагын 2 һәм 3-нче комплексларны да үзгәрешләр көтә.

Былтыр тамырдан үзгәргән 7нче комплексның территориаль иҗтимагый үзидарәне Дөррия Ризатдинова җитәкли. Хәзер мондагы матурлыкка исең китәрлек. Ул үз көче һәм тырышлыгы белән Октябрьнең 60-еллыгы паркын, спонсорлар табып, яңадан торгызды.

– Эшләр барган вакытта мин өемә дә кайтып та кермәдем. Халык теләгәнчә булсын дисәң, башкача булмый шул. Без бит кешеләрнең тормышын уңайлы итү өчен тырышабыз. Бүгенге көндә аллеяны төзекләндерү өстендә эш алып барабыз. Монда яшәүчеләр белән өмәләр оештырып, алмагачлар утырттык, һәр гаиләнең үз агачы бар. Хәзер брусчатка җәю белән мәшгүль. Уйлаган эшемне һәрвакыт җиренә җиткерәм, - ди Дөррия Вагизовна.

Үзәк районы территориаль иҗтимагый үзидарәләре республика, шәһәр күләмендә уздырыла торган барлык конкурсларында актив катнашалар. Аларның ишегалды бәйрәме, күршеләр көне, Сабантуй бәйрәмнәре киң колач белән үтә. Ветераннарны, өлкән кешеләрне дә игътибарсыз калдырмыйлар.

Быел 4-5 комплексның территориаль иҗтимагый үзидарәсе Җиңүнең 76 еллыгына багышланган зур чара үткәрде. Биредә “Визит” тын оркестры, депутатлар, мәктәп укучылары һәм балалар катнашты.

Бу районда муниципаль җирләрне төзекләндерү буенча зур эш алып барыла. Республика грантын тормышка ашыру буенча 13 комплекста “Чишмә” ял итү урыны барлыкка килде.

Хәзерге вакытта Рафиля Фаязовна “Иң яхшы ТИҮ эшчәнлеге” Россиякүләм конкурсында катнашу нияте белән йөри. Шулай ук һәр ТИҮ “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” шәһәр конкурсында катнашу өчен гаризалар бирде.

Территория

ТИҮ исеме

ТИҮ рәисенең исем-фамилиясе

Телефон номеры

Үзәк районы

1.

2 комплекс

«2 комплекс»

Анна Ивановна Уракова

8-927-460-74-85

2.

1,3 комплекс

«Энтузиастлар»

Владимир Иванович Цоун

8-919-639-06-01

3.

4,5 комплекс

«Гренада 4,5»

Светлана Сергеевна Исаева

8-960-072-93-65

4.

6 комплекс

 «6 комплекс»

Наталья Федоровна Гордиенко

9-917-233-55-62

5.

7 комплекс

«Центральный

7 комплекс»

Дөррия Вагизовна Ризатдинова

8-905-373-45-30

6.

9 комплекс

«Молодежный 9»

Валерий Юрьевич Подавалов

8-917-266-86-96

7.

11 комплекс

«11 комплекс»

Людмила Александровна Маликова

8-927-913-05-20

8.

12 комплекс

«Майдан 12»

Евгения Евгеньевна Трунцова

8-960-061-26-36

9.

13 комплекс

«13 комплекс»

Рафиля Фаязовна Нуриева

8-917-892-15-85

10.

14 комплекс

«14 комплекс»

Зинаида Петровна Гараева

8-927-246-53-12

11.

16 комплекс

«Центральный 16»

Елизавета Михайловна Глухова

8-906-124-21-65

12.

17 комплекс

«17 комплекс»

Владимир Ильич Ртищев

8-903-318-72-42

13.

18 комплекс

«Надежда18»

Светлана Валентиновна Гурлева

8-906-122-44-12

14.

31 комплекс

«31 комплекс»

Зоя Григорьевна Пиванова

8-917-875-59-34

15.

35 комплекс

«БЕРЕГОВАЯ 35»

Рәйхана Рафаиловна Җиһаншина

8-960-075-14-45

16.

36 комплекс

«Прибрежный 36»

Людмила Демьяновна Калачева

8-917-919-52-28

17.

37 комплекс

«Набережная 37»

Зөлфия Сәетбатталовна Зәйнуллина

8-927-469-36-90

18.

38 комплекс

«Кама 38»

Федия Гайсовна Минһаҗиева

8-918-632-31-47

19.

39 комплекс

«39 комплекс»

Мәдинә Якубовна Мөхәмәтҗанова

8-917-390-04-86

20.

40 комплекс

«40 комплекс»

Рима Вәгыйзовна Газизова

8-927-457-45-52

21.

41 комплекс

«Омптимист 41»

Ольга Викторовна Денисова

8-960-058-72-23

22.

42 комплекс

«Лесной 42»

Александр Андреевич Афанасьев

8-927-475-27-77

23.

43 комплекс

«43 комплекс»

Надия Ямалтдиновна Гришаева

8-960-069-89-81

24.

44 комплекс

«Изумрудный 44»

Людмила Григорьевна Семенова

8-960-075-78-97

25.

45 комплекс

«45 комплекс»

Людмила Александровна Багрецова

8-965-615-49-53

26.

56 комплекс

«56 комплекс»

Рауза Максуровна Хәйретдинова

8-937-007-47-48

27.

58 комплекс

«58 комплекс»

Алсу Габделхаковна Юсаева

8-906-332-64-84

28.

59 комплекс

«59 комплекс»

Роза Сәгыйдулловна Пенькова

8-965-623-78-80

29.

60 комплекс

«Радужный 60»

-

-

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев