Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зөлфия Хуҗина: «Картаерга бер дә вакыт юк»

Чаллыда өлкәннәр декадасы дәвам итә.

Чал кунган гомер елларын истәлекле итеп үткәрүчеләр шактый арабызда. Шәһәрдәшебез Зөлфия ханым Хуҗина әнә шундыйларның берсе. Сигезенче дистәсен вакласа да, ул әле дә тормыштан ямь табып, мәрхәмәтле гамәлләре белән башкаларны да куандырып яши. Инде күптән лаеклы ялдамын дип кул кушырып утырмый. Һәр көнгә шөкер итеп, мөмкин кадәр файдалы эшләр кылып калырга ашыга. Һөнәренә тугры калып, мөгаллимлек итәргә дә, авыр елларга теләктәшлек күрсәтеп, хәйриячелек белән шөгыльләнергә дә вакыт таба хезмәт ветераны.

Тумышы белән язмам герое Тукай районы Биклән авылыннан. Алабуга педагогия институтында укытучы һөнәрен үзләштергәннән соң ул бар гомерен балаларга туган телебезнең матурлыгын төшендерүгә, милли җанлы яшь буын тәрбияләүгә багышлый. Баштарак Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында хезмәт куйса, соңрак лаеклы ялга киткәнче Бәтке авылы мәктәбендә татар теле укыта. 

90нчы елларга кадәр шактый авырга туры килде дип искә ала ул хезмәт елларын.

«Ул вакытларда татар теленә төп расписаниедә урын булмады. Аны без факультатив рәвештә генә дәрестән соң уздыра идек. Иллә дә авыр иде шунда укучыларны мәктәптә калдырырга. Төрле мәдәни чаралар үткәреп, театр түгәрәкләре, ансамбльләр оештырып ничек тә туган телгә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләргә тырыштык. Шөкер, 90нчы еллар башында заманалар үзгәрде. Татар телен дә, без укытучыларны да күтәреп кенә йөрткән чаклар да булды», – ди шәһәрдәшебез. 

Күтәрерлек итеп эшли дә белгән шул Зөлфия ханым. Рус телле укучыларын да республикакүләм татар теле олимпиадаларында призлы урыннар яулый алырлык итеп укыта белгән. Шул һәм башка казанышлары өчен «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемгә дә лаек булган.

Хәер, ул чаклардан инде шактый сулар аккан. 35 еллык педагогик стаж да гомер китабына уелып, хәтер сандыгына чумган дияр идең, тик бераз иртәрәк әле. Зөлфия ханым андыйлардан түгел шул. Мәктәптән киткәненә 15 еллап вакыт узса да, аның бер генә көндә кулына китап алмаган, каләм тотмаган көне юк. Хәзер инде ул халкыбызны рухи яктан агарту, дини белем һәм тәрбия бирү өстендә эшли. 

«Күпләр пенсиядә нишләргә белмибез, көнне ничек уздырырга икән дип ваш ватабыз, ди. Минем беркайчан да андый уйга тарыганым булмады. Теләгән кешегә шөгыле дә, вакыты да табыла аның. Картаерга бер дә вакыт юк», – ди язмам герое. 

Дистә еллар бергә гомер иткән хәләл җефете вафатыннан соң, 2011 елда Зөлфия апа кече кызы янына Чаллыга күченеп килә. Авылдагы йортын сатып үзенә фатир ала. Шул ук вакытта шәһәребезнең танылган «Ак мәчет» мәдрәсәсенә йөреп ислам нигезләренә төшенә. Кайчандыр авыл мәктәбендә үзләштерә башлаган дини белеме дә рухи этәргеч бирә аңа. 

«Бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем ал» дигән хәдисне тормыш маягы итеп сайлый ул. Шуңа тугры калып, инде 10 елдан артык Чаллының «Сөембикә» мәчетендә чал чәчле яшьтәшләренә ислам дине нигезләрен укыта, фикх, гакыйдә, әдәп-әхлак дәресләре бирә. «Үзләштергән гыйлем кылынган гамәлләре белән кадерле», – ди Зөлфия ханым.

Моны үз мисалында раслап, ул укучылары белән хәйрия эшләренә дә керешә. Махсус хәрби операциягә киткән якташларыбызга мөслимә апалар белән бергәләп йон перчаткалар, оекбашлар бәйләп егетләребезгә озата. Урын-ятак өчен кирәк-яраклар, җылы одеяллар, сабын-сөлге белән дә булыша алар Ватан сакчыларына. 

«Мин үзем дә Бөек Ватан сугышы ветераны кызы бит. Ул дәһшәтле елларда да әниләребез шулай җылы өс киемнәре бәйләп фронтка җибәргәннәр. Соңгы телемнәренә кадәр өзеп илебез сакчыларына юллаганнар. Шөкер, бүген инде мөмкинлекләребез җитәрлек. Шуңа да беребез дә бу изге эшләрдән читтә калырга тиеш түгел. Энә һәм җеп ярдәмендә булса да җиңүгә үзебездән өлеш кертергә бурычлы. Иң мөһиме – Аллаһ саулыктан аермасын», – ди шәһәрдәшебез. 

Саулык дигәннән, соңгы араларда күңелен тырнап торган проблемалары белән дә уртаклашты Зөлфия апа.

«Табыным җитеш, өс-башым бөтен, пенсиям дә вакытында килә, тик менә медицина ярдәме генә бераз аксый. Ара-тирә хастаханәдә теләгән белгечкә языла алмый газап чигәм. Чиратлар системасын җайга салырга иде. Өлкәннәргә хастаханә юлын таптау болай да авырга төшә. Бу күпләребезнең күңел тынычлыгын алган мәсьәлә», – ди язмам герое. 

Әйе, өлкәннәргә хөрмәт – сәламәт җәмгыятьнең мөһим кыйммәте ул. Моны һәркайсыбыз тирәнтен аңлап, әти-әниләребез, әби-бабаларыбызның тормышын җиңеләйтү өчен булдыралганча өлеш кертсәк иде. Чөнки үзебезнең дә чәчләребезгә кайчан да булса бер бәс кунасы бар. 

Ә ак яулыклы Зөлфия ханымга исә исә ахыргача шулай күңел көрлеген югалтмый, тирә-юньдәгеләр өчен акыл зирәклеге, тәҗрибә чыганагы һәм күркәм бер үрнәк булып булып гомер итүен теләп калабыз. Бәйрәм белән кадерле өлкәннәребез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев