Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Ак савыт-сабаны бик тиз генә чистартып була

Моның өч ысулы бар.

Ак савыт-саба зәвыклы һәм кыйммәтле кебек тоела, шуңа күрә аны күпләр яратып куллана. Киңәшләр сайты аларны чистартуның өч ысулын тәкъдим итә.

Шуларның берсе аш содасы ярдәмендә башкарыла. Әлеге матдә мизгел эчендә диярлек савытларны ялтырата. Ләкин аны сак кулланырга кирәк, ул савытны тырнарга да мөмкин.Чистарткыч ясар өчен соданы каймак сыеклыгына җиткереп су белән сыекларга кирәк. Аннары ак савытларга ышкып, яхшылап чайкарга киңәш ителә.

Горчица да ак савыт-сабаны ялтыратып чистарта ала. Аны берничә кашык җылы сулы табакка салып болгаталар. Ул эреп беткәч савыт-сабаны шушы суда юалар.

Лимон кислотасы да пычракларны бетерә. Аны, ак савытны чылатып, пычрак урыннарына  сибәләр һәм бераз җебетеп торалар. 20 минут чамасы узгач, савыт-саба чистарып калачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт