Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Киңәш-табыш

Ашарга чакырганчы ук пешеп чыга

Төшке ашка җайлы рецепт.

Бик тиз, гади продуктлардан әзерләнә торган ризык рецептын тәкъдим итәбез.  Бу – кәбестәле коймак. 10–15 минут эчендә пешә, кайнар иклеш тә, салкын килеш тә тәмле.

Барлык эш – кәбестәне кыру, йомырка һәм он кушу, кыздырудан гыйбарәт.  Ашарга чакырганчы ук пешерәсез.

Продуктлар (2 кешелек):

· Кәбестә – 300 г

· Йомырка – 2 данә

· Он – 2–3 аш кашыгы

· Тоз, борыч – тәменә карап

· Кыздыру өчен май (көнбагыш яки эретелгән май)

1. Кәбестәне кыргычтан кырырга

2.. Кырган кәбестәгә йомырка, он салырга, тоз һәм борыч сибәргә, болгатырга. Камыр куертылган каймак төсле булырга тиеш. Әгәр сыек икән – бер аш кашыгы он өстәгез.

3. Табага май салып яхшылап кыздырыгыз. Камырны кашык белән алып, коймак итеп салыгыз. Уртача утта ике яктан кызарганчы пешерегез (һәр якка 3–4 минут).

4. Коймакны сөт, куертылган сөт, каймак яки майонез белән ашарга була. Кайнар килеш өстәлгә куегыз.

💡 Файдалы киңәшләр:

· Кәбестәне артык сыкмагыз – үз суы белән йомшаграк булыр.

· Балалар яратсын өчен – эченә вакланган сыр яки пешкән тавык ите салырга ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт рецептлар тәмле һәм файдалы