Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бәрәңге согы - ашказаны өчен

Ул гастрит, ашказаны җәрәхәте кебек проблемаларны хәл итәргә сәләтле.

Чи бәрәңге суы халык медицинасында ашказаны-эчәк авыруларын дәвалау өчен бик яхшы чара буларак тәкъдим ителә. Бәрәңге согы гастрит, ашказаны җәрәхәте кебек проблемаларны хәл итәргә сәләтле. Андагы С, В6 витаминнары, калий, магний  һәм башка минераллар иммунитетны ныгыта, ашказанының лайлалы тышчасын төзәтергә ярдәм итә. Моннан тыш бәрәңге ашкайнату согының әчелеген киметә ала. Аның согы ашказаны тышчасында саклагыч элпә булып ята, ә бу үз чиратында авыртуны баса, ялкынсынуны киметә.  

Бәрәңге суын ничек әзерләргә? 
Чиста һәм сәламәт бүлбеләрне яхшы итеп юарга, кабыгыннан чистартырга һәм блендер, кыргыч яки соксыккыч аша чыгарып, суын саркытырга. Бу сокны шулай килеш тә кулланырга, алма, кишер кебек сокларга кушып та эчәргә була. Бал өстәргә дә мөмкин. Әлеге эчемлекне көнгә 2-3 тапкыр ашар алдыннан кулланырга киңәш ителә. Бик кечкенә порциядән - башта бер йотым, икенче көнне ике йотымнан башлагыз һәм организмыгызны күзәтегез. Уңай реакция булганда гына дәвам итегез. Моны эшләр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев