Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бәрәңгене чистарткач, ярты сәгать салкын суда тотарга кирәк

Туклыклы да, файдалы да әлеге яшелчәнең зыяны булмасын өчен түбәндәге киңәшкә колак салыгыз!

Бәрәңге... Нинди генә ризыклар, ашлар әзерләмибез аннан. Мөгаен, ул күпләрнең яраткан яшелчәседер. 

Кибетләрдә хәзер аның ниндие генә юк. Тик аларның кайберләрендә нитратлар да булырга мөмкин, ди белгечләр. Бу матдәләр бәрәңге кабыгына җыела икән. Мондый яшелчәне ашаганчы, кабыгын әрчеп, ярты сәгать чамасы салкын суда тотарга кирәк.  Шул рәвешле нитратлар чыгып бетә ди. Ләкин суны ике тапкыр алмаштырырга кирәк.

Беләсегез килсә, бәрәңгенең согы да күп төрле чирләрдән дәва икән. Мәсәлән, ашказаны-эчәк тракты авыруыннан. Бәрәңге суын көнгә өч мәртәбә ашар алдыннан эчсәң файдасы зур, ди белгечләр. Тик моңа кадәр табиб белән киңәшләшү зарур. 

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт