Белә идегезме боларны? (файдалы киңәшләр)
– Кәбестәне пешергәндә өстенә капкач япмагыз. Пешеп җитәр алдыннан әз генә аш серкәсе һәм шикәр комы өстәгез. Шулай эшләгәндә кәбестәнең тәме бөтенләй икенче була.
– Рассольникка кыярны кыздырып яки пешереп салсаң, шулпа тәмлерәк була.
– Кызган бәрәңге тәмлерәк булсын дисәгез, суганны аерым кыздырыгыз, соңыннан бәрәңгегә кушыгыз.
– Аш пешерүчеләр, зур ит кисәген кыздыргач, аны бүлмә температурасында «ял иттерергә» киңәш итә. Бу вакытта ит уртасында булган сулар бөтен кисәккә таралып бетә һәм ризык тәмлерәк була.
– Пешкән ипи матур булып күренсен өчен, мичкә куяр алдыннан аның өстенә тозлы су бөркегез. Моның өчен 2 аш кашыгы суга бераз тоз салып болгатырга кирәк.
– Төрекләр тәмләткечләрне пыяла савытларда сакларга киңәш итә. Аларның тәмен һәм исен кәгазь пакетлар бозарга мөмкин икән.
– Күмәч һәм кекслар «ялтырасын» өчен, аларга, пешкәч, глазурь ягыгыз. Ул болай ясала: 2-3 аш кашыгы шикәр комын шул ук күләмдәге сөттә эретегез һәм, сироп барлыкка килгәнче, газ өстендә җылытыгыз.
– Сохари валчыгын арыш яки икенче сортлы он, манный боткасы, кукуруз ярмасы яки оны алмаштыра ала. Сохарины үзең дә эшләргә була. Моның өчен батонны вак шакмакларга турап, мичтә 10-15 минут киптерергә. Суынгач, блендерда вакларга яки угычтан уарга.
– Пешергәндә дөге ап-ак һәм таралып булсын өчен аны пешергән суга 1 аш кашыгы серкә салыгыз (кислотасын түгел). Әгәр кәстрүлегез кечкенә булса (бер кешегә генә әзерләгәндә) әзрәк салыгыз.
– Бүлмәдәге буяу исен бетерү өчен сулы савытка боҗралап туралган суган салыгыз. Берничә сәгатьтән ис бетәчәк.
– Чәйнектәге юшкынны бетерү өчен анда лимон кислотасы белән су саласы да, берничә тапкыр кайнатып аласы. Соңыннан губка белән юшкынны юып төшерәсе генә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев