Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Белеп торыгыз: иң файдалы җиләк-җимешләр

Бу индекста җимешнең энергетик һәм туклыклылык кыйммәте, моннан тыш, безнең организмның яшәеше өчен бик тә мөһим 9 матдә күләме дә исәпкә алынган.

Галимнәр организм өчен кайсы җимешнең иң-иң файдалы икәнен ачыклаганнар. Нәтиҗәдә, күпьеллык тикшеренүләрдән соң, һәрбер җимешкә үзенең номеры, төгәлрәге, индексы бирелгән. Ул күбрәк булган саен җимеш файдалырак дигән сүз. Бу күрсәткечтә җимешнең энергетик һәм туклыклылык кыйммәте, моннан тыш, безнең организмның яшәеше өчен бик тә мөһим 9 матдә күләме дә исәпкә алынган. Организмга исә А провитамины, B1, B2, В3, В9 һәм С витаминнары, кальций, тимер һәм протеиннар кирәк.

Шулай итеп, галимнәр тарафыннан иң югары бәя алган җимешләр түбәндәгеләр: киви – 16, папайя – 14, кавын – 13, җир җиләге – 12, манго – 11, лимон, әфлисун – 11, кара карлыган – 10, мандарин – 9, грейпфрут – 7, ананас – 5, банан – 4, төче чия – 3, алма – 2, груша – 1.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт