Кайнатма шикәрләнмәсен өчен нишләргә?
Хуҗабикәгә файдалы киңәшләр.
*Киемдәге җиләк тапларын кайнап торган су бетерә. Моның өчен тукыманы тарттырып, савыт өстенә җәегез һәм тап өстенә кайнап чыккан чәйнекнең борыныннан акрын гына су агызыгыз.
*Үсемлек мае шешәсеннән кирәгенчә генә аксын өчен лайфхак: борып ачыла торган капкач эчендә, гадәттә, тартып алыр өчен элмәге булган пластмасса катлам була. Аны тартып чыгарганнан соң, элмәген эчкә каратып, шешә авызына кире куегыз – дозатор әзер.
*Җир җиләге кайнатмасының әчелеген бетерү өчен соңгы 10 минут кайнатканда чистарткан кишер салыгыз. Банкаларга салыр алдыннан кишерне чыгарып ташлагыз.
*Кайнатма шикәрләнмәсен өчен соңгы әзер булырга 5-10 минут кала бераз лимон кислотасы өстәгез.
*Кайнатма күбекләнмәсен җиләкләрне кайнатканда өчен бераз(5-7гр) ак май өстәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев