Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Чебурек пешерәбез

Ялларда үзегезне һәм якыннарыгызны тәмле чебуреклар белән сыйлагыз әле.

Камыр өчен: 240 мл яңа кайнап чыккан кайнар су, 1 чеметем тоз, 4 аш кашыгы үсемлек мае һәм 500 грамм онны бергә кушып, камыр басабыз. Камыр ял итсен. 

Эчлек өчен: 600 грамм ит фаршына 2 баш суганны угычтан уабыз яки блендер белән изәбез, тоз, борыч, кирәк булса су өстибез. 

Камырны 20 кисәккә бүлеп, һәрберсен җәябез. Түгәрәкнең бер ягына эчлекне җәябез, икенче ягы белән каплап, ябабыз, кырыен матур итеп кисәбез. Майлы табада ике ягыннан әзер булганчы кыздырып алабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев