Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Киңәш-табыш

Черкиләрне куркытуның 9 сере

Химиясез ничек котылырга?

Җәй җитү белән черкиләр дә «һөҗүмгә» күчә. Күпләр кибеттә сатыла торган химик чараларны кулланырга ашыкмый, чөнки алар сәламәтлек өчен һәрвакыт файдалы түгел. Сезгә черкиләрдән котылуның иң нәтиҗәле, сыналган һәм куркынычсыз халык ысулларын тәкъдим итәбез.

1. Камфара һәм «валерьянка» пары
100 грамм камфара яисә «валерьянка»ны (валериан тамыры төнәтмәсе) ут өстендә тотып парга әйләндерсәгез, зур бүлмәдәге черкиләр дә тиз арада юкка чыгар.

2. Шомырт һәм миләш яфраклары
Кара шомырт яисә миләш яфракларын бераз изгәләп, тәннең ачык өлешләренә сөртсәгез, черкиләр сезгә якын да килмәячәк.

3. Эфир майлары — табигый сакчылар
Канәфер (гвоздика), базилик, әнис (анис) һәм эвкалипт эфир майлары черкиләр өчен куркыныч. Аларны куллануның берничә юлы бар:
• бер стакан суга 5-10 тамчы тамызып, тәнегезгә сөртегез;
• майны каминга, учакка яисә кызган табага тамызыгыз;
• мамыкка тамызып, тәрәзә төбенә куегыз.

4. Помидор яфрагы
Бакчачылар игътибарына: черкиләр помидор яфрагы исен бөтенләй яратмый. Өйгә берничә үсенте яисә яфрак кую да җитә.

5. Учакка — артыш агачы
Әгәр табигатьтә, учак янында утырырга ниятләгәнсез икән, утлакка артыш (можжевельник) агачы ботагы ташлагыз. Аның төтене черкиләрне тиз куачак.

6. Эрбет чикләвеге мае
Бу майның исе черкиләрне генә түгел, чебеннәрне, хәтта тараканнарны да куркыта. Комплекслы нәтиҗә өчен менә дигән чара!

7. Әрем тамыры төнәтмәсе
Борынгыдан килгән ысул: әрем тамырыннан ясалган төнәтмә белән битегезне һәм кулларыгызны юсагыз, бер бөҗәк тә сезгә тимәс.

8. Фумигатор өчен лайфхак
Электр фумигаторындагы сыеклык бетсә, аның эченә эвкалипт экстрактын салыгыз. Нәтиҗәсе кибетнекеннән ким булмас.

9. Лимон һәм канәфер
Иң эстетик һәм хуш исле ысул: лимон телемнәренә канәфер (гвоздика) орлыкларын кадап, тәрәзә төпләренә яисә бүлмәдәге төрле урыннарга куегыз. Бөҗәкләр бу хуш истән качачак.

Бу киңәшләрне кулланып, җәйге кичләрегезне черкиләрсез, тыныч үткәрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: черкиләр