Чын балны ничек сайларга?
Бал аерту, бал сатып алу сезоны җитте. Тәмле балны ничек сайларга? Ничек алданмаска? Умартачы Нияз Сабирҗанов укучыларга бал сайлау буенча киңәшләрен бирде.
- Беренчедән, балны белгән, таныш умартачылардан алырга тырышыгыз. Сыналган кешедән алсагыз, оттырмассыз. Казанда узган ярминкәләргә дә яхшы умартачылар килә.
- Өлгергән бал куе, иртәрәк суыртылганы сыек була.
- Тәмле бал, кабып карагач, тамакка утыра һәм әчкелтем тәм калдыра.
- Калак белән алып, сузып караганда, чын бал өзелми. Сузылучан була. Калакта беткәч, өзелә, әлбәттә, тик анда да яхшы бал өзелгән урыннан өскә менеп китәргә тиеш.
- Кашыктан кире төшергәндә, сыгылмаланып, тартылып ала.
- Бал төсенә дә аптырарга кирәкми. Карабодайныкы – кара, юкә һәм донникныкы ачык төстә була. Ләкин чын юкә балы гына булмаска да мөмкин. Юкә белән чәчәк балы да кушыла ала.
- Балны кабап караганда, тәменә генә алдана күрмәгез. Халык телендә “Кытай балы” дип йөртелгән ризыкка төрле тәмләткечләр кушыла.
- Кышын бал сатып алырга килүчеләр арасында аптырап: “Бал сыек була бит”, – дип сораучылар да бар. Ул вакытта чын бал да куелана, төбенә утыра башлый.
Бал бәяләре
3 литрлы чәчәк балы 1500-3000 сум тора. Юкә балы, гадәттә, кыйммәтрәк йөри. Ләкин кайбер умартачылар юкә балын да, чәчәк балын да бер бәядән сата. Мәсәлән, Сабирҗановлар 3 литрлы юкә балын 1500 сумга тәкъдим итә.
Кәрәз (1 кило) – 500 сумнан башлана
Перга (100 грамм) – 250 сум
Балавыз (1 кило) – 500 сум
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев