Дару үләннәрен җыйганда истә тотарга кирәкле КАГЫЙДӘЛӘР
Дару үләннәрен коры һәм кояшлы көндә җыю яхшы.
*Дару үләннәренең сабакларын һәм яфракларын, чәчәкләрен үсемлек чәчәк аткан чорда, ә орлык һәм җимешләрен алар өлгереп җиткәч, иртән яисә кичке якта җыю файдалы. Өлгермәгән җимеш һәм орлыкның сыйфаты начар була, дару ясарга ярамый.
*Дару өчен яраклы үлән тамырларын гадәттә көз көне җыялар.
*Әгәр дә дару өчен үсемлекнең бөтен өлешен җыярга кирәк икән, аны чәчәк ату чорында җыялар. Шулай да мәтрүшкә, әрем, бака яфрагы һ.б. кайбер дару үләннәрен ике ел аша, ландыш кебекләрне өч һәм дүрт ел аша җыярга киңәш ителә.
*Үсемлек бөресен, чәчәкләрен һәм яфракларын кайчы белән кисеп алу уңай була.
*Үсемлек тамырын пычак яки көрәк белән казып алалар.
*Җыелган тамырларны, яфракларны һәм чәчәкләрне кәрҗингә, орлыкларны тартмага яисә капчыкка, ә сусыл җимешләрне кәрзингә салу яхшы.
*Җыелган дару үләннәрен сортларга аералар һәм яңгыр үтми торган җиләс күләгә урынга куеп киптерәләр. Киптерү өчен үләннәр чиста җәймәгә юка катлау итеп җәелсә яисә көлтәчекләр рәвешендә бәйләнеп куелса, киптергәндә берничә тапкыр әйләндерелсә, алар тиз кибә.
*Тамырларын киптерү алдыннан чиста суда юалар, эрерәкләрен, тиз кипсен өчен буйга яралар, берничә өлешкә аркылыга кисәләр.
*Дару үләннәрен киптерергә куйганнан соң кулларны сабын белән яхшылап юарга кирәк.
Дарулар булмаганда, өй шартларында “яшел аптека” яки “тере аптека”ның булуы бик уңай. Ләкин дару үләнен дә табиб кушуы буенча гына файдаланырга икәнлеген онытмаска кирәк.
Фәния Әхмәтҗанова әзерләде
Чыганак:Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев