Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Диетолог балык турында

Кайбер балыкларны 120 граммнан артык ашарга киңәш итми белгеч.

Балык нәрсәсе белән файдалы? Ничек итеп әзерләгәндә организм өчен кулайрак? Аны кемнәргә ашау зыянлы булырга мөмкин? Сорауларга шәһәрдәшебез, тәҗрибәле табиб, диетолог, интегратив нутрициолог  Гүзәл Овчинникова җавап бирде.

Балык – организм өчен гаять әһәмиятле терлек аксымына бай. Ул шулай ук алыштыргысыз аминокислоталары белән файдалы, җиңел үзләштерелә. Майлы балыкта Омега-3 кислоталар төркеме бар. Алар эчке органнарның күзәнәкләрен җәрәхәтләрдән саклый, иммунитетны ныгыта. Бу тәмле ризыкны атнасына 2дән алып 5 тапкырга кадәр ашарга ярый. Шулай да организмыгыз аны ничек кабул итүен күзәтегез. Олы кеше өчен порция күләме – 150-200 грамм. 

Сайда, сардина, сөләйман балыгы (лосось) төрләре, мерланг, хек, сельд, анчоус, судакны атнага 5 тапкыр ашарга да ярый. Майлы балыклар – треска, камбала, пикша, диңгез окуне, сиг, скумбрия, сибас, дорадо, чуртан атнага 2 тапкыр да җитә. Палтус, тунец, пеламида кебекләрен 120 граммнан артык ашарга киңәш итмим.
Әзерләү төрләренә килгәндә, парда яки духовкада, томалап пешергәне, ачык утта – грильдә кыздырганы аеруча файдалы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев