ФЕВРАЛЬ АЕ – НӘКЪ ҖИЛӘК ВАКЫТЫ
Юк әле, җыярга түгел, ә утыртырга вакыт, димәкче идем. Юк-юк, түтәлгә түгел билгеле, кая кар өстенә җиләк утыртасың, ди?
«Сөембикә» журналын укучылар безнең Мәдинә Авзалованы яхшы белә. Менә шул Мәдинә апа җәй көне бик эре, тәмле, баллы бакча җиләге белән сыйлый безне. «Фестивальная» сорты ул. Җиләге белән генә түгел, үсентеләре белән дә бүлешә әле хезмәттәшебез. Кул арты китмәсен дип, 30 төбенә бер тәңкә акча бирәбез. Ярый безнең Мәдинә апа бар. Ә Мәдинә апасы булмаганнарга нишләргә? Җиләк үсентеләрен кибеттә яки базардан сатып алыргамы? Кыйммәт алар, аннары китәме-юкмы әле, акчаң гына әрәм булуы бар. Монысы бер, икенчесе – чит туфракта үскән үсентеләр белән бакчага төрле чирләр ияреп кайтырга мөмкин. Җиләк нематодасы, мәсәлән. Шуңа күрә, без сезгә җиләкне үзегезгә чәчеп үстерергә киңәш итәбез. Әйе, җиләкне чәчеп тә үстереп була. Һәм февраль башы – нәкъ менә вакыты.
Быел мин үзем каен җиләге һәм «Ананасная» сортлы ак төстәге җиләк чәчәргә ниятләп, орлыкларын алып куйдым инде. Соңгысы – аллергия чыгармый һәм октябрь аена кадәр җиләк бирә – ремонтант сорт. Дөрес, җиләкләре вак була.
Монда кешеләр «Гигантелла» дигән сортны да бик мактыйлар. Исеме үк әйтеп тора инде – гигант! Бер-бер җиләге бала йодрыгы чаклы, ди. «Комсомолка» дигәнне дә яраталар, анысы көзгә кадәр җиләк бирә. Берәү «Эви-2» дигән сортны мактый. Ләкин Казандагы орлык кибетләрендә әллә ни зур ассортимент тапмадым үзем. Бәлки, карый белеп карамаганмындыр...
Ярый, әйдәгез, төп эшкә тотыныйк инде. Дөресен генә әйткәндә, минем җиләк чәчү тәҗрибәм юк, мин сезгә бер тәҗрибәле ханымның методын язам. Ул инде бу эш белән күптән шөгыльләнә, орлыктан чәчеп үстереп, язын үсентеләрен базарда сата. Ләкин кибеттән алган орлыкларга бик ышанмый, җәйдән үк аларын да үзе әзерләп калдыра. Өлгереп җиткән җиләкне изелгәнче тәрәзә төбендә тота да, аннары суга салып, орлыкларны сөзеп ала.
Утыртыр вакыт җиткәч, орлыкларны башта бүрттерә. Моның өчен берничә кат итеп куелган кәгазь салфеткалар яхшырак икән. Салфетканы яхшылап юешли дә, өстеннән икенчесе белән каплый. Анысы да дымлы булырга тиеш. Шулай 2-3 көн җылы урында тота. Аның тәрәзә төбенә астагы торбадан җылы бәреп тора. Салфеткаларның дымлы булуын гел тикшерә. Орлыклар бүрткән арада, торфлы таблеткаларны да җылы суга салып куярга кирәк. Суга «Эпин» яки алоэ согы да тамыза, алар – үстерүче стимуляторлар.
Суда бүрткән таблеткаларны капкачлы контейнерларга тезеп (торт савытлары да ярый), һәрберсенә бишәр орлык салып чыга. Аннары җылы су бөрки. Туфрак өстенә 7 см чамасы чиста кар да салырга була, кар эреп, орлыклар бераз күмелә, ди ул. Ләкин шәһәр карын түгел, ул пычрак, ди. Монысы авыл җирендә яшәүчеләр өчен генә. Аннары контейнерларны җылы, якты урынга куя. Таблеткаларның кипшерүен көтәргә ярамый, гел җылымса су бөркеп торырга кирәк. Сибәргә түгел, нәкъ менә бөркергә!
Бераздан җеп кебек нәзек, зәгыйфь үсентеләр күренә башлый. Алар ныгып җиткәнче, чама белән генә җылы су бөркеп, сабый баланы баккан кебек бага. Бер айдан һәр үсентене 200 миллиметрлы пластик стаканнарга күчереп утырта. Беренче көннәрне тәрәзәгә ак кәгазь каплап, кояштан саклый. 10 көннән җиләкләрне ашлый. Әнә шулай карап үстергән җиләкләрне аннары инде түтәлләргә утыртасы гына кала. Кыраулардан соң гына утыртырга кирәк, гомумән, бакча җиләге чәчәк атканда зур үсентеләрне дә каплап торсаң яхшырак. Кырау җимшәннәргә зыян китерә, аннары җиләге булмый.
Шәхсән үзем, тар түтәл ясап, бер юл итеп кенә утыртам хәзер. Җиләк араларын 30 см итәргә тырышам (ләкин чынлыкта 20 см гына калдырылган булып чыга). Алай каравы уңай. Түтәлне калын гына итеп салам яки үлән белән мүлчәләп куям. Өч ел инде бөтен бакчаны шулай печән белән томалыйм, безнең кебек бакчада атнага бер генә булучыларга файдасы бар, дым да саклана, чүбе дә бик котырынмый. Җире дә көпшәкләнә, диләр, ләкин бездә туфрак каты әле.
Тагын бер әйбер бар, безнең шартларда җиләкне биек түтәлгә утыртмаска кирәк, кышын өши ул.
Җиләк турында тагын сөйләшербез әле, әлегә менә шулар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев