Июль аенда җыярга яраклы дару үләннәре
711
0
Кайберәүләр дару үләннәрен 12 июльгә кадәр җыярга киңәш итә.
Татарстан дару үләннәренә бик бай. Ләкин, шуңа да карамастан, без шифалы үләннәрне дөрес итеп куллана белмибез. Беләсегез килсә, һәр дару үләненең файдалы матдәләргә иң бай вакыты була. Ул бер ай яки берничә атна гына дәвам итәргә мөмкин. Бу язманы укып, июль аенда кайсы дару үләннәрен җыярга кирәклеген исегездә калдырыгыз һәм үзегез дә җыеп файдасын күрегез!
- Иң файдалы үләннәрнең берсе – мәтрүшкә. Ул июль-августта чәчәк ата. Дару буларак үләнен файдаланалар. Аны чәчәк аткан вакытында чәчәкле өске өлешен кисеп җыялар. Зәңгәр мәтрүшкәнең составында аскорбин кислотасы һәм дуплау материаллары булганга аны нерв авыруларына каршы да кулланалар. Бер аш кашыгы коры үләнгә 1 стакан кайнаган су коеп, ут өстендә кайнатып чыгарырга кирәк. Аннан тагы 10-15 минут сүрән утта тотасы. Соңыннан суытып сөзеп куела.
Бу кайнатманы йокысызлыктан интеккәндә кулланырга була. Ул вакытта бер чирек стакан мәтрүшкә төнәтмәсенә бер чәй калагы бал салып эчү киңәш ителә. Депрессия, хәлсезлек вакытында, арыганлыкны бетерү өчен дә мәтрүшкәне кулланырга була. Гади заварка чәйнегенә 1 чәй калагы мәтрүшкә, 2-3 чәй калагы яшел чәй салырга кирәк. Еш көйсезләнә торган балаларга да мәтрүшкә салып төнәтелгән чәй бирәләр.
- Тагын бер файдалы үлән – ромашка кайнатмасы. Аны кич эчәргә киңәш ителә, чөнки ул тынычландыра, спазмолитик булып тора, ялкынсынуга каршы көрәшә. Ромашка үсентесен чәчкә аткан вакытта әзерлиләр. Чәчәкләрне күләгәле, яхшы җилләтелгән урында киптерәләр. Ромашкаларны тукымага яки сеткага җәеп салалар, вак бөҗәкләрдән саклау максатыннан өстен марля белән ябып куялар һәм көненә өч тапкыр әйләндереп киптерәләр. Бәйләмдә килеш киптерергә дә ярый. Чит ис аңкымаган коры урында, тукыма капчыкларда яки тукыма белән ябылган пыяла банкада саклау рөхсәт ителә.
- Кырда үсә торган иң танылган чәй үләне – иван-чәй. Ул үзендә C витамины һәм В төркемендәге берничә витамины, калий, кальций һәм микроэлементларны туплаган. Иван-чәй организмда ялкынсыну процессларын, ашказаны-эчәк тракты авыруларын, хатын-кыз һәм ир-ат авыруларын дәвалау өчен кулланыла. Ул дисбактериоздан арынырга, тынычланырга, нерв системасын тәртипкә китерергә, шулай ук көч тупларга ярдәм итә. Гадәттә, ул кичке эчемлек буларак киңәш ителә. Иван-чәйне чәчәге яртылаш ачылган чорда җыялар. Бу вакыт июль аена туры килә. Чәй әзерләү рецептлары бик күп. Шуны истә тотырга кирәк – чәйнең тәме яфракларның җыю вакытына, сыйфатына, ферментациянең дәвамлылыгына һәм үсемлек киптерү шартларына бәйле.
Җыю схемасы: яфракларны җәрәхәтләмәскә. Тузаннан юарга киңәш ителә. Яфракларны өстәлдә киптерергә, аннары уч төбендә суын чыгарып борырга. Ферментация процессы башлансын өчен аны 36 сәгатькә пыяла савыт-сабага салып куярга. Яхшы ферментланган чәйдән груша компоты исе килә. Ферментация тәмамланганнан соң, чәйне еш әйләндерә-әйләндерә духовкада киптерәләр, аннары саклауга куялар. Эчемлекнең тәме озакка җитсен өчен аны караңгы һәм коры җирдә пыяла савыттта сакларга киңәш ителә. Кәгазь пакетларда һәм катыргы төргәкләрдә ул дым һәм чит исләрне сеңдерә.
- Бөтнек – мөгаен, иң танылган чәй үләне. Еш кына хуш исе һәм ачык тәме өчен аны кара яки яшел чәй кайнатмасына өстиләр. Ул мөстәкыйль дә, мелисса белән бергә дә кулланылырга мөмкин. Ул тәнне тынычландыра, кичен йокыны яхшырта, ә иртән дәрт һәм көч өсти. Моннан тыш, эчәклек микрофлорасын нормальләштерә, күңел болгануын һәм сару кайнавын баса, йөрәк авырулары вакытында ярдәм итә, теш авыртуын һәм кан басымын төшерә.
Киптерү өчен бөтнекне июнь аеннан башлап җыярга мөмкин, әмма оптималь вакыт дип июль санала. Яфракларда чык булырга тиеш түгел, югыйсә киптергән вакытта алар көрән төскә кереп, файдалы үзлекләрен югалтачак. Җәйгә бөтнек куагын берничә тапкыр өзәргә мөмкин, чөнки һәр кискән саен ул яңара гына бара. Бөтнек яфракларын җилле, күләгәле урында, бер бәйләм итеп киптерү кулай ысул дип санала. Аерым яфракларны исә чиста тукымага җәяләр һәм вакыт-вакыт әйләндереп торалар. Бөтнек яшел чәй, кара карлыган яфраклары, бал һәм дарчин белән яхшы яраша.
- Тигәнәкнең дә файдасы зур икән. Чәчәк аткан тигәнәкне футбол тубы кадәр итеп бер-берсенә ябыштырып җыеп киптерергә куясың. Бер данә тигәнәкне бер чынаяк кайнар суга салып эчәсең. Ул шулай ук яман шешкә каршы кулланыла. Шикәр авыруыннан, буыннар авыртканнан да файдалы ди.
Кайберәүләр дару үләннәрен 12 июльгә кадәр җыярга киңәш итә. «Бу чордан соң дәвалау үзлекләре кими башлый», – ди алар.
Әлеге ысуллар белән дәваланганчы, билгеле, иң элек табиб белән киңәшләшү дә мөһим. Белеп кулланмаганда зыяны булырга мөмкин.
Фото freepik.com сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев