Җиләк-җимеш согы, бабл-чәй һәм энергетиклар: гастроэнтерологтан эчемлекләр антирейтингы
Хәзер модада булган эчемлекләрнең кайсылары сәламәтлек өчен зыянлы?
Башкаланың М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең табиб-гастроэнтерологы Йолдыз Казыйханова нәрсәдән баш тартырга кирәклеген, ә нәрсә артык зур зыян китермәвен сөйләде.
«Кайбер алкогольсез эчемлекләр ашказаны-эчәк тракты өчен куркыныч»
Алкогольле эчемлекләрнең сәламәтлеккә зур зыян китерүе белән бәхәсләшеп булмый. Табиблар раславынча, алкогольнең куркынычсыз дозасы бөтенләй юк.
«Күпләр алкогольсез эчемлекләрнең дә файдалы булмавы турында уйланмый. Кайбер эчемлекләр безнең ашказаны-эчәк тракты өчен куркыныч, дип тәгаен әйтергә мөмкин. Аларны чамасыз куллану җитди авыруларга, мәсәлән, гастритка китерергә мөмкин», – дип сөйләде Казанның 7 нче хастаханәсенең гастроэнтерология бүлеге табиб-гастроэнтерологы Йолдыз Казыйханова.
Иң нейтраль һәм зыянсыз эчемлек – ул су. Киң таралган фикергә карамастан, көненә нәкъ менә 2-2,5 литр су эчү мәҗбүри түгел.
«Бу – иске стереотип. Чынлыкта барлык сыеклык, хәтта шулпа да исәпкә алына. Шул ук вакытта, көн саен 1 литр гади су эчеп, аны тагын 1 литр татлы газлы су белән тулыландырырга ярамый», – дип белдерде белгеч.
«Сок апельсиндагы кебек үк клетчатка бирми»
Газлы сулар
Газлы эчемлекләрнең (минераль судан кала) аерылгысыз өлеше – суга кушылган зур күләмдәге шикәр. Алар еш кына буягычлар исәбенә ачык, җәлеп итүчән төстә була, ә аларның сыйфаты өчен гарантия биреп булмый.
«Тагын бер мөһим өлеше – ашказанын кабартучы газлар. Әлеге органда басым арту сәбәпле, кикерү, дискомфорт, эч авырту булырга мөмкин», – дип аңлатты гастроэнтеролог.
Шикәрсез газлы суларга килгәндә, техник яктан ул файдалырак кебек тоела, чөнки шикәр алыштырылган. Ләкин аларның барысы да куркынычсыз түгел. Эчемлектә «zero sugar» дип язылган булса да, анда консервантлар һәм буягычлар кала.
Соклар: җиләк-җимеш һәм яшелчә соклары
Табиб фикеренчә, җитештерүчеләр сокларга газлы сулардагы кадәр буягычлар, консервантлар һәм шикәр өсти. Бу – җиләк-җимеш сокларына да, яшелчәнекенә дә кагыла.
«Ни өчен мин, гастроэнтеролог буларак, сокларга караганда яшелчә һәм җимешләргә өстенлек бирәм? Сок яки нектар бөтен килеш ашалган кишер яки апельсин кебек клетчатка бирми, чөнки аның йомшагы (мякоть) алынган», – дип билгеләп үтте Йолдыз Казыйханова.
Яңа сыгылган сокны үз кулың белән ясау файдалырак, дип саный табиб. Ләкин сок ясау – ул барыбер клетчатка күләмен ясалма рәвештә киметү. Шуңа күрә җимешне яки яшелчәне үзен ашау яхшырак.
Сөт
«Әгәр сезнең сөткә карата индивидуаль кабул итмәү юк икән, һичшиксез сөт эчегез – бу майлар һәм кальций алу өчен яхшы ысул», – диде табиб.
Сөтле коктейльләр
Гадәттә, сөтле коктейль сөт, туңдырма, шикәр, каймак һәм соктан тора. Әгәр мондый эчемлекне көн саен ясамасаң һәм сыйфатлы продуктлар куллансаң, сәламәтлеккә зыян килмәячәк. Ә кибетләрдә сатыла торган пакеттагы коктейльләр турында ни әйтеп була?
«Әгәр сез җиләкне үзегез изеп сөт белән кушсагыз – бу бер хәл. Супермаркеттан җиләкле яки шоколадлы коктейль сатып алсагыз, аның составында зыянлы пальма майлары һәм шикәр табачаксыз. Шулай ук продукт озаграк саклансын, тәмле ис килсен өчен кушылган антиоксидантлар бар», – диде гастроэнтеролог.
«Салкын һәм кайнар кофе арасында аерма юк»
Чәй
«Без, медиклар, чәйгә каршы түгел. Өстәвенә, Татарстанда бу – милли кухняның бер өлеше. Әгәр чәй яхшы икән (кара, яшел, кызыл яки ак), аны куллануга каршы күрсәтмәләр юк», – диде Йолдыз Казыйханова.
Чәйдә кофеин бар, ә кайбер сортларда ул кофега караганда да күбрәк. Гипертония белән интегүчеләргә чәйне күп эчмәү хәерле. Аны үлән чәйләре белән алыштырырга була, ләкин ромашка һәм бөтнекне дә индивидуаль күрсәткечләр һәм аллергияне исәпкә алып эчәргә кирәк.
Бабл-чәй
Бабл-чәй (бабл-ти) бүген трендта. Ул бөтен дөньяда таралган. Казанның үзәк урамнарында да бу эчемлекне сатучы нокталар бик күп.
Аның сере нәрсәдә? Бабл-ти – ул сөтле чәй, аның эчендә җиләк-җимеш согыннан торган желесыман шарчыклар яки тапиока (маниока үсемлеге тамырыннан алынган крахмаллы продукт) шарчыклары өстәлә.
«Тапиока үзе дә баллы. Шарчыклар чылатыла торган шикәр сиробы да баллы икәне аңлашыла. Модага кергән бу эчемлекне тәкъдим итмәс идем», – дип ассызыклады Йолдыз Казыйханова.
Салкын һәм кайнар кофе
«Кофе турында начар нәрсә әйтеп булмый. Ул бавырга яхшы йогынты ясый, ләкин продуктның сыйфатын һәм без аны нәрсә белән эчүебезне исәпкә алырга кирәк», – ди белгеч.
Көненә 3-4 чынаяк яхшы кара кофе эчергә ярый, ләкин сезнең организм аны яхшы кабул итсә генә. Кофе эчмәскә киңәш ителгән очраклар: йокысызлык, тахикардия, ашказаны белән проблемалар булу.
Бүген салкын кофе (айс-латте, колд-брю, фраппучино) яшьләр арасында бик популяр. «Сәламәтлеккә зыян китерү ягыннан салкын һәм кайнар кофе арасында аерма күрмим. Ничек кенә булмасын, эчемлеккә татлы каймак яки сироплар өстәсәгез, сез аны тәмле, ләкин файдасыз итәсез», – ди табиб.
Роман Баданов, «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев