Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Киңәш-табыш

Җиләкле мохито

Кышкыга да саклап була

Бу эчемлекне баллы коктейль, мохито, компот дияргә дә була. Аны кышка сакларга да ясап куярга мөмкин, эссе көндә сусауны басу өчен дә әзерләргә була.

Мохито өчен виктория җиләге, лимон, бөтнек, шикәр комы кирәк.

Җиләкләрне юарга һәм чистартырга, лимонны юарга һәм телемләп кисәргә.

Банкаларны һәм капкачларны стерильләштерергә.

3 литрлы банкага: 500 грамм җиләк, боҗралап киселгән ике лимон кисәге, 3-4 ботак бөтнек, 280 грамм шикәр комы салырга. Аларның өстенә кайнап чыккан су коярга. Банканың капкачларын ябып, 20 минут шулай тотарга. Аннары суны кәстрүлгә бушатырга, шикәр комы салып кайнатып чыгарырга һәм янә җиләк-җимеш өстенә салырга. Банканың капкачларын ябарга, аны өстен аска әйләндереп төреп куярга. Мохитоны салкын урында сакларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт мохито