Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Йокы туймаса, уянырга нәрсә ярдәм итә?

Киңәшләр.

1. Пәрдәләрне ачып, бүлмәгә кояш нурларын кертегез. Көн болытлы булса, утны кабызыгыз. Яктылык баш миенә уяну өчен сигнал булып тора.
2. Салкынча су белән коеныгыз. Тора-бара су температурасын төшерә барырга була. Суык симпатик нерв системасын активлаштыра һәм канда норадреналин күләмен арттыра. Нәтиҗәдә йөрәк тизрәк эшли, хәл арта.
3. Су эчегез. Организмга су җитмәгәндә кешенең башы авырта, әйләнә. Арыганлык та су җитмәүдән булырга мөмкин. 
4. Туклыклы ризык та көч өсти. Иртәнге аш өчен иң яхшысы – солы боткасы, майлы балык һәм йомырка. Солыда магний, калий, клетчатка бар. Майлы балыктагы омега-3 кислотасы да энергияне арттыра, димәк, ипигә тәмле тозлы скумбрия кисәге куеп ашарга була. Аксымга бай йомырка хәлсезлектән арынырга ярдәм итә.
5. Хәрәкәтләнегез – зарядка ясагыз, урамга чыгып керегез, биеп алыгыз, һичьюгы, урыннан торганчы рәхәтләнеп сузылып алыгыз.
6. Мөмкинлек булса, көндез 10-20 минут черем итеп алыгыз. Бу вакытта организм йокының тирән стадиясенә күчәргә өлгерми, ә нәкъ менә шул стадиядә кисәк уянганда кеше хәлсезлек тоя. Белгечләр әйтүенчә, 10 минут 20 яки 30 минутка караганда нәтиҗәлерәк.

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев