Йомырка пешерү серләре
Халыкта йомырка ашлары киң таралган.
Йомырканы бөтен килеш, тәбә, бүдәнә итеп пешерәләр, шулпага салалар, камырга сыталар.
Сатуда өч төрле йомырка: 1 нче категорияле, ягъни ашханә йомыркасы, 2 нче категорияле (эре һәм вак) йомырка һәм диетик йомырка була. Диетик йомырка дип тавык салганның беренче 7 көнендәге йомырканы атыйбыз. Чиста, эре, каты кабыклы була.
Йомыркадан аш-су әзерли башлаганчы, аны җылымса тозлы су белән юалар. Аннары чиста тастымал белән сөртәләр.
Ризыкка бозык йомырка кермәсен өчен, аның һәрберсен аерым, читтәрәк сыталар, начар исе булмаса гына савытка салалар.
Пешкән йомырканы өстәлгә куеп әйләндереп җибәргәндә бер урында озак бөтерелеп тора; чи йомырка әкрен әйләнә.
Пешергәндә ярылмасын өчен, йомырканың йомры башын тиз генә энә белән тишеп алалар, я суга тоз өстиләр дә кайнар суга салып пешерәләр.
Йомырканы сытып үзен генә кыздырганда, агына – тоз, сарысына борыч сибәләр.
Йомырка пешүгә, кайнар суын түгеп, бераз салкын суда тотарга кирәк, шул чакта кабыгы ансат әрчелә.
Чиле-пешле итеп пешерү өчен 3-4 минут кайнату җитә.
Агы катырак пешеп, сарысы сыеграк калсын өчен 4-5 минут кайнаталар.
Каты итеп пешерү вакыты – 8 -10 минут.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев