Иртә картаймыйк дисәгез...
Кайсы гына хатын-кыз матур булырга теләми.
Ул һәрвакыт артык авырлык өчен дә, биткә чыккан бетчә өчен дә, һәр җыерчык өчен дә борчылып яши. Дөрес туклану өлкәсендә тәҗрибәле белгеч Чулпан Мөслихова әзерләгән язма үзенең матурлыгын һәм сәламәтлеген, биологик яшен озаграк сакларга теләүче гүзәл затларыбыз өчен файдалы булыр.
Хатын-кыз организмына гормоннар һәм биологик ритмнарның уйнап торуы зур тәэсир ясый дип әйтергә була. Ләкин һәр чорның үз темпы бар. Әйтик, 18-40 яшь арасында безнең организм йокысыз төннәрне дә, йөгереп йөргән җирдән капкалап алуларны да, стрессны да җиңел кичерсә, инде 40 яшьләрдән соң хатын-кыз организмы үзенә игьтибарны күбрәк сорый башлый.
Хатын-кыз организмына тискәре йогынты ясаучы продуктларга маргарин, шикәр, тиз үзләштерелә торган углеводлар, көйдереп (кетердәтеп) кыздырган ризыклар керә.
«Шикәрле йөз» (сахарное лицо) дигән төшенчә турында ишеткәнегез бармы? Бу термин косметологиядә барлыкка килгән, ул баллы ризыкларны артык куллану белән бәйле рәвештә тышкы кыяфәттәге үзгәрешне аңлата. Ул гликация процессы аркасында барлыкка килә. Гликация тиренең сыгылмалыгы һәм матурлыгы өчен җаваплы булган коллагенны боза, әкренләп структурасын үзгәрә. Бу үзгәрешләр бит тиресендә аеруча сизелә башлый.
Коллаген – тиренең нигезен тәшкил итүче протеин. Яшь вакытта аның җепселләре резин тасмалар кебек сыгылучан була. Төрле мимикалар вакытында алар сузыла һәм кире үз халәтенә кайта ала. Ләкин канда шикәр микъдары гел югары торса, глюкоза күләме кискен артса, әлеге бәйләнеш югала башлый. Шикәр молекулалары коллаген молекулаларына бәйләнә башлый, нәтиҗәдә гликация продукты барлыкка килә. Ул баллы ризыклардан гына килеп чыкмый, ризыкларны югары температурада көйдереп, кетердәтеп кыздырганда да барлыкка килә. Шуңа күрә, бит тиресе яшь, сыгылмалы, тонуста булсын дисәгез, организмда гликацияне китереп чыгаручы ризыкларны киметү кирәк.
Табигый матурлыгыбызны, сәламәтлегебезне саклау өчен файдалы ризыклар белән тукланыйк. Рационда барлык нутриентлар да булырга тиеш. Аксымга бай продуктларга игьтибар итегез. Аксым ул организмда кирпеч ролен үти, ул тәннең төзелеше, мускул тукымасы, нерв җепселләренең, тире, чәч, тырнакларның да нигезен тәшкил итә.
Шулай ук өстәлдә ит, эремчек, балык, йомырка булсын. Балык атнасына 3-4 тапкыр ашалса әйбәт. Аның составында Омега-3 күп.
Коллагенга бай аксымнар – сөяк шулпасы, холодец, кимерчәкле итләрдә белән туклану икеләтә файдалы. Алар яхшы үзләштерелсен өчен С витамины кирәк. Ул болгар борычында, цитруслы җиләк-җимешләрдә, тозлы кәбестәдә күп була. Тозлы кәбестә – бик көчле антиоксидант ролен дә үти, эчәклек микробиомасы өчен дә файдалы. Эчәклек тәртиптә булса – бит тиресе дә чиста була! Шуны истә тотыйк: матурлыкның нигезендә сәламәтлек ята.
Хатын-кыз сәламәтлегенә файдалы майлар да уңай йогынты ясый. Өстәлегездән чикләвек, авокадо, сыек майлар (зәйтүн мае, киндер мае, җитен мае, сырганак мае), сыер мае, сары май өзелмәсен. Алар фитоэстрогеннарга бай. Хатын-кызларның гормональ фонын көйләүдә әһәмиятле роль уйныйлар.
Шулай ук гүзәл затларга йодка бай ризыклар да кирәк, аеруча без яши торган җирлектә йод бик аз. Ә безнең организм аны үзе җитештерми. Әлеге матдә калкансыман биз өчен дә, күзәнәкләр өчен дә файдалы. Рационга диңгез продукталарын, мәсәлән, диңгез кәбестәсен, йодлы тоз кертегез.
Бүгенге көндә күп кенә хатын-кыз анемия белән интегә, организмга тимер җитми. Ул хәлсезлеккә, күңел төшенкелегенә китерә. Тимер әз булганда организмда детокс процесслары да әкрен бара. Шуңа күрә һәр көнне 2-3 тапкыр тимергә бай ризыкларны рационга кертергә кирәк. Аеруча күрем вакыты булганда. Мәсәлән: бавыр, кызыл ит, гранат, яшел алма, карабодай. Ләкин шуны истә тотыгыз, яшегез ни кадәр күбрәк булса, кызыл итне шул кадәр әзрәк ашау кирәк.

Рационны көйләү белән бергә, көн дә файдалы гадәтләр кертегез: беренче чиратта, йокы режимын көйләү мөһим. 22.00-23.00 сәгатьтән дә соңга калмый ятарга тырышыгыз. Тирән йокы вакытында кортизол дәрәҗәсе кими, инсулин сизгерлеге нормальләшә, гормональ фон яхшыра.
Икенче чиратта, хәрәкәт. Көн дә 30-40 мин тиз-тиз адымнар белән саф һавада йөрү, яисә бассейнда йөзү аеруча файдалы булачак. Даими физик активлык кандагы шикәрне дә көйли, нерв системасына уңай йогынты ясый, ә көч кулланып башкарыла торган күнегүләр мускулларны ныгыта. Мускуллар ни кадәр ныграк булса, организм шул кадәр озаграк картаю белән көрәшәчәк, метаболизм да югары була.
Су режимын да саклагыз. Көн дә 1,5-2 л чиста су эчегез. Газлы баллы эчемлекләрдән баш тартыгыз, алар тиз картаюга китерә. Еш ашауны туктатыгыз, көн буена 3-4 тапкыр тукланып алу җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев