Ютәлдән ничек котылырга?
Халык медицинасы рецептлары.
ОРВИ, ОРЗ, грипп, ютәл... Кыш көннәрендә алардан бөтенләй котылу мөмкинме икән? Бүген хастаханәләрдә табибка чират булса, даруханәләрдә дару препаратларын кырып-себереп ала халык. Шулай итми ни, чирләү бер дә рәхәт түгел бит. Бигрәк тә ютәл төшү интектерә кешене. Көне-төне ютәлләү хәлне ала, йокы бирми. Даруларның да әллә ни файдасын күрми кешеләр хәзер. Ә бит халык медицинасында файда китерерлек рецептлар шактый. Бүген сезгә блогер Гөлшат Атнагулованың файдалы киңәшләрен тәкъдим итәбез. Билгеле, аларны кулланганчы табиб белән киңәшләшеп алу да урынлы булыр.
1. Исланд мүге (исландский мох). Ул даруханәләрдә, интернет-кибетләрдә сатыла. 1 аш калагы исланд мүген 1 стакан кайнар су белән төнәтеп эчәргә кирәк (минем өчен әчерәк, сөзгәннән соң тагын бераз су өстим, искә төшкән саен көн дәвамында йотып-йотып куям). Исланд мүге урынына үзебезнең ак әремне дә (полынь) кулланырга була.
2. Коры ютәлдән безнең үзебезгә ак чыршы (пихта) мае бик булыша (даруханәдә сатыла). Без үзебез ясыйбыз. Температура булмаган очракта, шул май белән авыруның арка-күкрәк тирәсен уып яткырырга кирәк. 10 минутлап массаж ясарга да була. Төнлә кеше ютәлләп уянса да шулай иткәч, тынычлап йоклап китә.
3. Йокларга ятканчы 1 стакан җылы сөткә 1-2 чәй калагы бал болгатып эчәргә була.
4. Бер стакан сөтне кайнатып чыгарырга һәм бераз гына атланмай кушарга, ярты чәй кашыгы аш содасы салырга һәм җылы килеш эчәргә киңәш ителә.
5. Ярты стакан кайнар сөткә шул ук күләмдә минераль су (боржоми) өстәп эчүнең дә файдасы булыр.
6. Бер стакан кайнар суга 10 данә канәфер орлыгын салырга һәм төнәтеп, җылы килеш эчәргә мөмкин.
7. Кәбестә яфрагына бал сылап, күкрәккә куярга (яфракны башта кайнар суга салып җылытыгыз) була.
8. Кура җиләге, мүк җиләге, карлыган белән морслар ясап куегыз, кул астында булсыннар. Алар да менә дигән витамин чыганагы.
10. Ютәлдән шалфей таблеткалары да бик килешә. Мин аларны коры ютәл вакытында мендәр астына салып йоклыйм. Төнлә ютәлләп уянсам, тиз генә алып кабам да, акрынлап суырам.
11. Ютәл үзәккә үтсә, имбирле чәй дә ярдәм итә. 4 аш кашыгы вак уылган имбирне 2 литр суда 10 минут пешерәбез дә бераз суынгач, 6 аш кашыгы бал яки 4 аш кашыгы әфлисун согы кушып, җылы килеш эчәбез. Теләге булганнар сөт тә куша ала.
11. Тамак төбе кибеп, кымырҗып, йөткерәсене китереп торганда булыша торган рецепт та бар. 32 бөртек канәфер орлыгын ярты литр суга салып кайнатып чыгарасы да, 12 сәгатькә төреп куясы. Кичтән ясасаң, иртәнгә әзер була. Тамак төбен шуның белән чайкыйсы гына кала.
12. Сөткә суган турап, кайнатып чыгарырга кирәк. Аннары аңа бераз сода кушып эчәргә мөмкин (май салсаң да була). Суган урынына сарымсак та ярый.
13. Суганны турап, шикәр комы белән болгатып куеп, шуның суын эчсәң дә файдалы.
14. Суганны балга турап куярга да мөмкин. Шуны аш бүлмәсенә кергән саен берәр чәй калагы эчәсең. Балга аллергия булмаган очракта гына, билгеле.
15. Ярты литр сөткә ике тырнак сарымсак, шул ук күләмдә суган турап салалар һәм талгын утка куеп тоталар. Кайнап чыгар вакыт җиткәч сүндерәләр. Аннары яхшылап төреп, 15-20 минут тоталар. Әзер булгач, көн дәвамында искә төшкән саен шуны берәр аш кашыгы кабып куялар. Шул рәвешле ике көн рәттән кулланганда ютәл бетә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев