Каһвә эчүнең үз кагыйдәләре дә бар икәнен белә идегезме?
Белмәсәгез, әлеге язмага күз салыгыз!
1. Каһвәне болгатканан соң кашыкны стакан яки чынаякны калдырырга кирәкми, аны чәй тәлинкәсенә кую яхшы.
2. Эчемлеккә печеньены яки май ягылган батонны тыгып җебетү – начар гадәт.
3. Авыздагы ризык йотылмаган килеш каһвә һәм чәй эчү килешле гамәл түгел.
4. Каһвәне кайнар килеш, аз-аз итеп йотып һәм шул ук вакытта тавыш чыгармыйча эчү мәслихәт.
5. Каһвә эчкәндә тәлинкәне сул кулда тоталар, ә уң кулда чынаяк була.
6. Сөтле каһвә эчкәндә тәлинкә өстәлдә тора.
7. Каһвә эчкәндә чәнти бармакны өскә таба каратып куярга кирәкми. Шулай ук чынаякның тоткасына бармакны тыгарга да ярамый, матур гына итеп тотарга кирәк.
8. Махсус кыстыргыч булмаган очракта шикәрне кашык белән алырга кирәкми, аны кул белән алып чынаякка салырга кирәк.
9. Каһвәгә кечкенә кашык кирәк, мокко каһвәсенә бик кечкенә кашык куела.
10. Каһвәне кулыгызга алгач, аны затлы исен иснәргә дә онытмагыз.
11. Кагыйдә буенча, каһвә эчәр алдыннан телдәге рецепторларны чистартырга кирәк.
12. Каһвәнең чын тәмен тою өчен аны ашыкмыйча эчегез. Әмма суынып беткәнен дәкөтмәгез, ул очракта аның тәме китәчәк.
13. Төрек каһвәсе эчәргә уйласагыз, шуны онытмагыз: аны кашык белән болгатырга кирәкми.
Фото freepik.com сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев