Катык оетабыз
Берничә ысул тәкьдим итәбез.
Беренче ысул. Өч литр катык чыксын өчен өч литр ярым сөтне төбе сыек май белән майланган кәстрүлгә салып кайнатып чыгарасың. Әкрен утта сөт кызгылт төскә кергәнче кайнатасың. Ара-тирә болгаткалап аласы. Эмальле савыт булмавы шарт, анда сөт тиз утыра, көя. Бераз суынгач, стаканлы кибет катыгын я каймагын (сметана) әз-әзләп, әзер сөткә салып болгатабыз. Әлеге масса катык хәленә кереп, оеганчы аны җылы урында калдырасың. Кояш төшкән урын да җитә. Кемнәрдер калын әйбер белән төреп куя. Оегач, әзер булгач, суыткычка куясың. Кабат катык оетыр өчен «баш»ны әнә шуннан бүлеп калдырырга да ярый.
Икенсче ысул. Кайнаган сөткә арыш ипиенең карасын саласың да агач аш кашыгы (лагы, буявы булмаган) тыгып куясың. Җылы урында берничә сәгать тотарга кирәк.
Өченче ысул. Өч литр сөтне кайнатырга, 40 градуска (бармак пешмәслек) кадәр суытырга. Оетырга закваска даруханәдә сатыла, сыекча рәвешендә, Эвиталия дип атала. Шуның бер шешәсенең яртысын суыткан сөт белән болгатып куясың. Савытның капкачын ябарга, җылы торсын өчен сөлге, юрган белән урап куярга. 6-7 сәгатьтән әзер була. Әзер катыкны суыткычка куярга, икенче тапкыр оетырга шул катыкның бер өлешен кулланасың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев