Казан пылавы
Тәмле булсын.
Дөгене яхшылап чистартып берничә кат кайнар су белән юып бүрттерәләр. Артык тирән булмаган казанга май яки туң май салып эретәләр, өстенә вак шакмаклап яки озынча итеп тураган пешкән ит (сарык, сыер яки яшь ат ите), түгәрәкләп турап кишер һәм суган салалар.
Бүрттерелгән дөгене шулар өстенә салып, бераз шулпа өстиләр дә, өстен каплап, сүрән утта болгатмыйча гына 1-1,5 сәгать томалап пешерәләр. Әзер пылауны зур тәлинкәгә бушаталар һәм өстенә кайнар суда йомшарткан йөзем, күрәгә яисә төше алынган йөзем сибәләр. Пылауны кеше саен аерым тәлинкәгә бүлеп бирсәң дә була.
1 өлешкә:
200 г ит
65 г дөге
30 г сары май
24 г башлы суган
20 г кишер
30 г йөзем яки башка җиләк-җимеш
тоз
борыч
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев